Мин татар авылында гади хезмәткәрләр гаиләсендә туып-үстем. Әти-әнием кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр.
Кул арасына керә башлаганнан бирле безне авыл мәшәкатьләренең барысына да өйрәтеп үстерделәр. Җәй буе гаиләбез белән гектарлап чөгендер эшкәртә, печән әзерли, сентябрь аенда тонналаган бәрәңге чүпләп, колхозга тапшыра идек. Әле җәй буена әти белән урман чистартып, утын әзерләү! Шул арада аланда җиләк, гөмбә, гөлҗимеш җыярга өлгерә идек. Ләкин бу эшләрнең мин берсен дә авырсынып искә алмыйм. Авыл халкы рәхәтләнеп эшли дә, гөрләтеп ял да итә белгән.
Ә хәзер авылыма кайтып, урман авызында чабылмаган үләннең саргаеп утырганын күрәм дә күзләремә яшь килә. Их, кайда икән ул печән хәзерләү өмәләре, чишмәдән йөгереп су ташулар, кичке уеннан кайткач, йорт ипиен каерып кисеп алып, сөт белән тамак ялгаулар?!
Ни кызганыч, заманалар үзгәрде. Без яшәгән татар авыллары мохите югалып, яшәеш үзгәреп бара. Үткән гасырның 90нчы еллары болгавыр гарасатында иң зур зыян күргән тармак ул – авыл хуҗалыгы, зур яки кечкенә авыллар язмышы булгандыр. Колхозлар таралды, кешеләр эшсез, яшәүгә өметсез калды.
Күп кенә авыл җирләрендә яшьләрне җәлеп итә торган учаклар юкка чыкты. Мәктәп, мәдәният йорты, китапханәләр бетерелде. Эш һәм ял итәрлек шартлар булмагач, яшьләр, акчага алданып, туган җирләреннән шәһәрләргә күченде.
Ни кызганыч, бүген авылларда күбесенчә өлкән буын кешеләре яши. “Россиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр, көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Халык шәһәргә китү ягын карый. Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган.
Без мәктәптә укыганда, укытучылар “Кем булырга телисең?” дигән темага инша яздыра иде. 7нче сыйныфта укыганда, мин дә малайлар белән бер булып, үскәч тракторчы яки шофер булачакмын, дип язганым хәтеремдә. Мәктәптә безгә трактор йөртү серләрен өйрәтеп, кулга “трактор йөртү хокукы” таныклыгын биреп чыгардылар. Шул таныклык белән мин 1 ел колхозда тракторчы булып, Казан ветеринария институтында укыган чорда җәен комбайнчы булып эшләдем.
Ә бүгенге мәктәп укучылары киләчәктә кем булырга тели икән? Таныш татар теле һәм әдәбияты укытучысы, биргән соравыма көрсенеп, кем булырга теләсеннәр инде: юрист, адвокат, ”банк хуҗасы” булырга телиләр, дип җавап бирде. Ә менә “Кайсыгыз авылда яшәп калырга тели?” дигән сорауга уңай җавап булыр микән, дип шикләнде.
Авылларыбыз бетә, авыл хуҗалыгы таркала, дип чаң сугабыз, кемнәр кулына калыр соң авылларыбыз язмышы? Кем җир сөрер, иген игәр, терлек үрчетер, яшелчә, җиләк-җимеш үстерер? Ә бит шәһәрләребездәге зур супермаркет-кибет киштәләрендәге сөт продуктлары, төрле казылыклар, күпереп пешкән ипи-батоннар әкияттәгедәй күктән коелып төшмиләр. Үзәк телеканалда башлангыч сыйныф укучысының ипи агачта үсә дип чын күңелдән сөйләгәненә шаккаткан идем. Сабый гаепле түгел, балаларына ипинең кибет киштәләренә ничек килүен аңлатмаган әти-әнисе үзләре иген игүнең нәрсә икәнен беләләр микән?
Мин үзем яшәүнең чишмә башы авыл, дип саныйм. Шуңа күрә авылны үз итәргә, яратырга кирәк, дигән фикер белән яшәргә тиешбез. Читтән көтеп ятмыйча гына, үзең дә нәрсәдер эшләү турында уйланырга кирәк. Авылда яшәүче һәр кешедән алып, дәүләт дәрәҗәсендәге җитәкчегә кадәр үз җирлеге өчен янып яшәсә, авылның киләчәге булачак.
Минемчә, авылларның язмышына, киләчәгенә үзләрен ватанпәрвәр дип санаган, туган җирен яраткан кешеләр битараф калырга тиеш түгел. 1959 елда халык санын исәпкә алу барышында 41,4 процент кеше — шәһәрдә, 58,6 проценты авылда яшәгән. 2010 елда исә авылда яшәүчеләр саны нибары 24,6 процент калуы ачыкланган дигән фактлар һәм саннар безне соңга калмыйча нәтиҗә ясарга чакыра.
Бүген авыллар тарала дип күп сөйләргә була. Авыл яшәсен өчен, аңлашылганча, икътисадый чаралар гына түгел, аның әхлагын, тарихын, гореф-гадәтләрен дә кадерләп саклый белергә кирәк. Шунсыз авыл яши алмый. Һәркем туган төбәген, үз җирен яратырга тиеш. Авыл – татарның яшәү рәвеше. Авыл – татарны татар итеп яшәтүче, татар телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калучы кыйблабыз.
Лилия ФӘХРЕТДИНОВА.
Просмотров: 978