Әмир Шәрәфиев аномаль суыкларның кайчан булачагын әйтте

news_20385Узган атнада беренче кар төште. Димәк, кышка да озак алмады. Чын кар быел кайчан ятар, кышы суык булырмы? Халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев белән шул хакта гәпләшеп алдык. Ул миннән иң беренче, сезнең тирәдә чия куагы үсәме, дип сорады.

Нишләп мин кыш дигәндә, ул чия турында сөйли икән дигән идем, имәндә икән чикләвек: чия яфрагын коеп бетергәч кенә кышка керәчәкбез, ди.
 
– Кышны ноябрь уртасыннан гына көтәсе була. Ноябрь башында җылы көннәр булып ала әле. Әмма табигатьнең үз законы шул: көзнең иң ямьсез вакытына керәбез. Карлы-яңгырлар башлана, – диде ул.
 
Берочтан Әмир абыйдан кышның ничек киләчәген дә сорадым. Интернетта аномаль суыклар була дип сагайттылар бит.
 

– Каты суыклар декабрьдә дә булыр кебек. Тик кыска вакытлы салкыннар булачак ул. Гыйнварда, февральдә дәвамлы суыклар көтелә. Март башына да калачак әле ул, салкынлык 30 градуска кадәр җитәргә мөмкин, – дип фаразлады халык синоптигы.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.
Шәһри Казан.


КОНТЕКСТ:

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев киләсе кышка ФАРАЗ ясады

Просмотров: 857

Комментирование запрещено