Әнкәй инде күптән кабердә

iКүз алдымда һаман әнкәемнең
Су буена казлар куганы,
Ак яулыгын бәйләп, мине көтеп
Капка төпләрендә торганы.

Мин килүгә тәмле бәлешләрен
Алып куя иде миченнән,
Әнкәемнең тәмле бәлешләрен
Ашый алмабыз шул без бүтән.

Безгә диеп шомыртлы майларын
Ясап куя иде әнкәем,
Чиста ашъяулыкка төреп кенә
Саклый иде әнкәй Коръәнен.

Килгән саен Коръән китапларын
«Бисмилла» әйтеп бездән ачтырды,
Белгән догаларын безгә укып,
Намазга да безне бастырды.

«Рәнҗетмәгез, балам, олыларны,
Авыр сүзләр әйтә күрмәгез.
Күңелегездә булсын гел изгелек
Берүк балам шуны аңлагыз».

Шул сүзләрне әнкәй бәгърем
Әйтә килде гомер-гомергә,
Оныкларга хәзер үзем үгет бирәм,
Әнкәй керде күптән кабергә.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 992

Комментирование запрещено