ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Г.Ф.Мусина: «Камышлы районы — үземнең әби-бабаларымның туфрагы»

1-DSC_1563

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Г.Ф.Мусина.

Татар мәгрифәте көннәре кыссаларында Камышлы районы Мәдәният йортында концерт узды.

Чара зур тырышлык белән әзерләнгән иде. Камышлы районының мәктәпләрендә укучы балалар тарафыннан күрсәтелгән һәр музыкаль номер көчле алкышларга күмелде. Бәйрәм Казаннан килгән кунаклар -  Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Вәгыйз улы Галиев, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, «Татар моңы» лауреаты, оста баянчы Динар Бәдретдиновның музыкаль чыгышлары белән дә үрелеп барды. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак әфәнде Ибраһимов та үзенең шигырьләрен укып үтте һәм «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзовны,  шагыйрьләр Рөстәм Мингалимне, Әнвәр Давыдовны бүләк иткән Камышлы җиренә рәхмәтләрен белдерде.

1-DSC_15841-DSC_1587 1-DSC_1589 1-DSC_1592 1-DSC_1614 1-DSC_16161-DSC_1624 1-DSC_16331-DSC_1648 1-DSC_1644 1-DSC_1650 1-DSC_1655Татарстан Республикасыннан килгән делегацияне җитәкләүче ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Мусина Гөлия Фәргат кызы район укытучыларына бүләкләр дә тапшырды. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Яңа Усман авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Әльмирә Мәхмүт кызы Хәсәншина һәм Гөлнара Әнәс кызы Кәбирова,  Мактау грамоталары белән Камышлы авылы мәктәбе директоры Айсылу Хәлил кызы Каюмова,  Иске Ярмәк авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбият дәресләрен укытучы Зөһрә Сәгыйть кызы Кәримова, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән Самар өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәфигулла улы Рәхмәтуллин бүләкләнделәр.

1-DSC_1563 1-DSC_1567 1-DSC_1569 1-DSC_1571 1-DSC_1574 1-DSC_1577- Бүген шушы сәхнәдә басып торуым белән мин икеләтә бәхетле. Беренчедән, мин сезнең белән танышуыма шатмын. Икенчедән, мин үземнең әби-бабаларымның туфрагында. Минем әтиемнең әнисе Иске Ярмәк авылында туып-үсеп, Чүпрәле районында безнең бабайга кияүгә чыккан. Мин аның белән бик горурланам, чөнки ул бик динле иде. Авылда абыстай булып йөрде һәм бөтен халыкны Коръән серләренә төшендерде, гарәп теленә өйрәтте. Шуңа күрә камышлыларга мин аеруча рәхмәтлемен. Киләчәктә дә без бергә хезмәттәшлек итәрбез, дип ышанып калам - дип сөйләде  ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия ханым Мусина.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Дошкольные и общеобразовательные учреждения Камышлинского района получили высокую оценку сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Камышлинский район встретил сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

В Самарской области начинаются Дни татарского просвещения

* * *

В Самарской области пройдут Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан (ПРОГРАММА)

* * *

Подсчитали – прослезились!

Просмотров: 1658

Один комментарий

  1. Зухра Сагитовна, ПОЗДРАВЛЯЕМ!!!