Туган якларыма сәламем

imageӘй, туган як, туган як,
Бәхетле үтте балачак.
Балачак алдан бара,
Ә картлык арттан чаба.

Торган җирләр ямьле булса да, сагынуларга чара калмагач, елына бер туган якларга кайтабыз. Быел да кайттык. Иң беренче эш итеп газиз кешелеребезнең соңгы йортына менәбез. Зират караулы, тәртиптә, чиста һәм тыныч. Зират тавыннан авылны карыйбыз: авыл елдан-ел зурая, матурлана бара, кырда иген басулары сузылып ята. Аллаһыга шөкер, яши әле Чулпаныбыз.

Җиңгәем белән дә исән чакта күрешеп, саубуллашырга насыйп булды. Гает бәйрәменә диеп кайткан авылдашлар да күп иде. Апамны соңгы юлга озатырга бөтен авыл җыелды, авылдашларым, туганнарым белән аз булса да аралашырга насыйп булды. Җомга көнне Корбан чалып зур мәҗлес җыйдык. Табынга авылдашларны да, башка авылдагы туганнарны да җыйдык. Бу көнне күңелләргә аңлатып бетермәстәй шатлык вә куаныч инде. Олы яшьтә булуларына карамастан, ерак юлны якын итеп кайткан туганнар да бар иде. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын.

Әни әйтә иде: «Кызым, Корбан чалгач, “Бисмилла” әйтеп йонына тотыныгыз», диеп. Без шулай эшләдек тә. Һәммәбезгә шушы Корбан йоны саны кадер савапларын насыйп ит, Иләһем. «Сират күперләрен чыккан чакта шушы Корбанга тотынып тизлек белән чыгарга насыйп ит, аягымны тайдырма, иманымнан яздырма», дигән сүзләр — әти-әни сүзләре.

Кадерлелерем! Кирәкми дисәк тә, күчтәнәчләр алып килгәнсез. Күчтәнәчләрегез, сәдакаларыгыз үзегезгә гает сәдакасы булып ирешсен. Безне зурлап килүегез, күчтәнәчләрегез өчен Бер Ходаем сезне зурласын, Аллаһының рәхмәтләре яусын. Шундый зур чараны уздырырга рөхсәт биргән йорт хуҗасы Хөллә иркәмә рәхмәтләрнең чиксезе, теләкләрнең изгесе. Кунакларны каршы алып, табыннарны уздырышкан Фәнүзә сеңелемә, табын өчен бар кирәк-яракны тояп кайтып өстәлләр әзерләүче кызым Розалиягә дә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Табын уздырырга ярдәм итүчеләрнең барчасына да зур рәхмәтләр яусын. Әгәр дә аралашу җитмәгән булса, берәр нәрсә сез дигәнчә булмаса, гафу итегез.

Сезне яратып, тагын күрешүләрне көтеп, сезнең белән саубуллашабыз.

Барчабызга да исәнлек, илләргә һәм җаннарга тынычлык теләп, Волгоград шәһәреннән

Дамир һәм Мәдинә ШӘРӘПОВЛАР.

“Камышлы хәбәрләре.

Просмотров: 1064

2 комментариев

  1. ТУГАН-ИЛЛАР!ТУГАН-ЯКЛАР!!!
    Узды-Вакыт!Узды-Еллар!!!
    Туган-Иллар!Туган-Яклар!
    Безнен-Иста!Куз-Алдында!
    Ускан-Яшьлек!Матур-Чаклар…
    Классташлар!Дуслар….
    Кемнар-Исан?!Кемнар-Китте,
    МАНГЕЛЕККЯ!!!
    БЕЗДАН-ЕРАККА….
    АЛЛАХЫ ТАГАЛЯМНЕН!Кул-Астына,
    Алар-Хазер!Анын-Янында….
    Иска,теште!Яшьлек-Безнен!
    Безнен,авыл!Исеме-ЧУЛПАН!!!
    Биктя,матур!Безнен-ЧУЛПАН!
    Бер,ягында-Таулар,матур!
    А икенче,яктан-Елга!Кырлар!Иделар….
    Бераз,баргач-УРМАННАР…..
    Яшь,чакларны!Кайта-Идек!
    Без,кунакка!Аби!Бабай!
    ЙОРТЫНА….
    Кулдан,купме-Киля!Ярдам-Итеп!
    Урманнарга-Барып!Печан-Чабып,
    Жилак-Жыеп!Кайта-Идек,
    Ойгя!ЧУЛПАН-Авылыма….
    Вакыт,житя!Китя-Идек,
    Ойгя-Кайтып!Саубуллашып,
    «Тагын,кайтам!Алла Телася!
    Син-ЧУЛПАНЫМ!Яша-Инде!»
    ДИЯ-ИДЕК….
    Безне-Озатып!Кала-Иден!
    «Кайтыгыз,тагын!Айткан-Тесле!»
    Була,иде!ЧУЛПАН-АВЫЛЫМ!!!
    Узды,вакыт!Без-Сизмадек!
    Чулпаныбызга!Без-Кайтмадык!
    Эшлар,бит!КУБАЙДЕЛАР!
    Узебезгя!Без бит-Айттек!
    Узебезне!Тынычландырып!
    Без,яшадек!Вакыт-Уздырып…..
    Картлык,киля!А,кунелебездя,
    Туган-Яклар!Туган-Иллар!!!
    ГЭЛ-ТОРАЛАР…..
    Куздан,яшьлар!Акрен-Геня,
    Агып,биткя!ТЕШАЛАР….
    ГАФУ!УТЕНАМ!ТУГАН-ЯГЫМ!
    ЯША-АВЫЛЫМ!МАТУР-ИТЕП!
    Туганнарым!Авылдашларым!
    ДУСЛАРЫМ!!!
    Исан-Булып!Тату-Гына!
    Яшагез-Сез!Озак-Кына!
    А,кемнар,китте-МАНГЕЛЕККЯ!
    Урыннарыгыз-Булсын!ЖАННАТТЯ!!

  2. Безнен Чулпаныбызны таныдым бит! Ин матур жир, бу доньяда!!! Кемдер риза тугелме?