Студентам, спевшим «Туган тел» возле Госсовета РТ, запретили общение в соцсетях / «Туган тел»не җырлаган студентларга КФУда басым башланган

5E6E41E1-E1AD-45DD-9DBB-292C071F1EDE_cx0_cy14_cw0_w1023_r1_sНа студентов, которые приняли участие во флешмобе в поддержку татарского языка, началось давление: их вынудили написать объяснительные. Также отныне им запрещено общение в социальных сетях.

Напомним, 26 октября около 70 человек собрались возле Госсовета Татарстана и организовали флешмоб в поддержку татарского языка: участники акции несколько раз спели песню «Туган тел» («Родной язык») и раздали депутатам республиканского парламента татарскую азбуку «Әлифба». Среди участников флешмоба были и студенты КФУ. Как сообщает радио Азатлык, их заставили написать объяснительные. Также отныне им запрещено общение в социальных сетях.

Руководитель высшей школы татаристики и тюркологии имени Габдуллы Тукая Альфия Юсупова велела студентам, принявшим участие во флешмобе, написать объяснительные записки на имя ректора КФУ Ильшата Гафурова и рассказать, откуда они узнали об акции, кто их позвал и кто всё организовал.

По словам студентов, Юсупова вызвала кураторов с каждого курса и приказала выйти из групп в соцсетях, посвященных защите татарского языка — также студентам запрещено общаться друг с другом в WhatsApp и Telegram. «Участвуя в подобных акциях, вы портите свое будущее», — заявила она.

Радио Азатлык несколько раз попыталось связаться как с Альфией Юсуповой, так и с руководителем института филологии и межкультурной коммуникации, в состав которого входит школа татаристики, Радифом Замалетдиновым. Замалетдинов отказался разговаривать, сославшись на то, что он не в Казани, а Юсупова обещала поговорить по окончании лекции, но затем не взяла трубку.

idelreal.org

* * *

Татарстан Дәүләт шурасы бинасына керештә «Туган тел»не җырлаган студентларга КФУда басым башланган. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иткәннәр, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыйганнар.

26 октябрь Казанда Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышы алдыннан «Туган тел»не җырлап, депутатлар кулларына Әлифба китаплары тоттырып, ана телен мәктәпләрдә укытуны яклауга теләктәшлек белдергән студентларга КФУда басым башланган. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иткәннәр, социаль челтәрләрдә аралашуны тыйганнар.

Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (алга таба — татаристика) җитәкчесе Әлфия Йосыпова парламент бинасы янында булганнарга «каян белдегез?», «кемнәр барды?», «кем чакырды, кем оештырды?» дигән сорауларга КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменә аңлатма язарга боерган.

Студентлар сүзләренчә, һәр курстан кураторларны җыеп алып, Йосыпова студентларны социаль челтәрләрдәге татар телен яклап төзелгән төрле төркемнәрдән чыгарга, хәтта Telegram, WhatsApp-та да үзара аралашудан тыярга кушкан. «Бу чарада катнашып киләчәгегезне бозып йөрисез», дип тә белдерелгән. Чарага килгән кызлар куркуга калган, араларында елаучылар да булган.

Бу чарада катнашып киләчәгегезне бозып йөрисез

КФУда парламент бинасы янында булган социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты студентларына сүз әйтүче булмаган дигән сүзләр дә таралган. Алар татаристика мәктәбе җитәкчесенең әлеге басымын үзе уйлап чыгарган эш буларак бәяләгән.

Азатлык Әлфия Йосыповага һәм татаристика мәктәбе караган филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесе Рәдиф Җамалетдиновка берничә тапкыр шалтыратып: «Бу — үзегез уйлап чыгарган басыммы, әллә КФУ җитәкчелегеннән төшкән күрсәтмәме?» дип сорарга теләгән иде. Җамалетдинов Казанда булмавын сәбәп итеп, сөйләшүдән баш тартты. Йосыпова лекциясе беткәч сөйләшергә вәгъдә иткән иде, әмма соңрак күпләгән шалтыратуларга карамастан телефонын алмады.

«Туган тел»не җырлаганнарга, депутатлар кулына Әлифба тоттырганнарга КФУда басым башлану күренекле татар шәхесләре арасында кискен ризасызлык тудырган.

Парламент бинасы янына шагыйрә Илсөяр Иксанова да чыккан иде. Ул да студентлар белән бергә «Туган тел»не җырлады. Студентларга басым ясаучылар утырган урыннарына лаекмы соң дигән сорау куя ул.

«Миңа татар факультетының позициясе гомумән анлашылмый. Университетта татфак ябылганда, факультетны калдыруны сорап чыккан пикеттан татар студентларын куркытып алып киттеләр, инде ана телен яклаган студентларга басым бара. Ул укытучылар нигә татар телен укыталар икән соң анда? Алар үзләре үк туган телебезне якларга тиеш кешеләр бит!

Балаларны азаплап, анлатмалар яздырып утырган вакытларын татар телен укыту методикасын камилләштерергә сарыф итсеннәр иде.
Буген татар теле тирәсендә килеп туган проблемның нигезендә бу мәсьәлә дә бар.

Әлегә «Туган тел»не жырлауны тыйган канун юк! Ә инде татар теле белән тамагын туйдырган кешеләрнең үз телләренә мондый мөнәсәбәте Татарстан дәүләт киңәшчесе Шәймиев әйтмешли, аморально!», ди Иксанова.

Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла да студентларга басым ясаучыларны үз урыннарына лаек түгел дип бәяли.

«Иң аянычы шул – бу галимнәр саф йөрәкле, милли җанлы, мәйданга чыгарлык яшьләрне түгел, ә үзләре кебек мөртәт һәм комсомол кебекләрне үстереп калдырачак. Әгәр чыннан да, парламент каршына чыгып Әлифбалар тараткан, «Туган тел» җырлаганнарга басым бара дигән сүз дөрес икән, бу – коточкыч хәл, моны минем күңелем кабул итә алмый.

Татар теле галимнәре алар үзләре беренче сафта, студентлар белән бергә булырга тиеш иде. Басым ясау гомумән башка сыймый. Бигрәк тә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең ана телен укытуга карата әйткән сүзләреннән соң, бу басым турында ишетү тагын да сәеррәк.

Татар филологиясе галимнәре үз урыннары өчен куркалар

Улым Мәскәүдә укый. Мондагы һәм андагы укытучыларны чагыштырам. Анда протестлар көчле. Улымның укытучыларының барсы да диярлек либераллар һәм демократия тарафдарлары. Ә татар филологиясе галимнәре үз урыннары өчен куркалар. Бүген татар теленә басым барганда һәм бөтен Татарстан җитәкчелеге белән бу мәсьәләне хәл итәргә тырышкан вакытта студентлар теләктәшлек белдереп чыккан икән һәм аларга басым бара икән, бу укытучылар үз урыннарына лаеклар түгел. Алар ялгыш килеп эләккән кешеләр.

Бу – куркаклык, өстәгеләр кырын карамаслармы дип шүрләү, үз-үзләрен саклап калу турында уйлау.

Татфакны бетергән вакытта язучылар арасыннан мин, Казан университеты галимнәреннән Радик Сабиров, Рифә Рахман пикетка чыкты, ә татфак студентлары берсе дә күренмәде. Аларны ул вакытта кайбер укытучылар чыгармады дип әйттеләр. Ә иң кызыгы, ул вакытта рус бүлегеннән берләштерүгә каршы студентлар каршылык чарасында бар иде. Әнә шул вакытта ук татар галимнәренең каршы чыкмавы мине бик гаҗәпләндергән иде.

Казан университетында, шулай ук башка югары уку йортларында да гыйсъянчылык үлде, безнең буында ул бар иде. Дивар газеты чыгарган өчен минем дусларымны университеттан куган очраклар да булды», ди Ркаил Зәйдулла.

azatliq.org

Просмотров: 449

3 комментариев

  1. Не советую сейчас выходить на митинги. Ситуацию это не изменит, а геморроя вы себе заработаете.

    • Люди не нарушают закона, а защищают свой язык и своё право. Ребята не выходили с лозунгами легализовать оборот наркотиков или проституцию. Им стыдиться нечего. А оказывать давление будут до тех пор, пока в Татарстане на митинги татары не начнут собираться десятками тысяч людей.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>