Әбдекиемне сагынам!

imageСары яфраклар коела,
Буйсыналар җилләргә.
Мин дә очып кайтыр идем
Туган-үскән җирләргә.

Горур атлап менәр идем
Карасу тау башына.
Кайларда гына булсам да
Күңелем шунда ашкына.

Карасам авылым өстенә
Бар да искә төшәләр.
Кешенең гомере эчендә
Бик күп төрле хәлләр бар.

Ике урам арасыннан
Тын ага Бүтәкәле.
Чишмәләр чабышалар,
Кечкенә сеңелләре.

Беркайчан да онытылмый
Марталык урманнары,
Тәкә каенлыгы белән
Зирекле әрәмәләре.

Биш чокырны санап үтте
Яшьүсмер һәм балачак
Киләкләрдә су коенып,
Җиләк җыеп ашагач.

Әбдекидә гөрләп үтте
Өлкә Сабантуйлары.
Бөтен илдән кунак җыйды
Безнең буа буйлары.

Төрле милләт халыклары
Татарча көрәштеләр.
Гореф-гадәтләрне саклап,
Бергәләп чәй эчтеләр.

Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Араларны суытмыйк.
Авылыбызны, туган якны
Беркайчан да онытмыйк.

Бүрене күп ашатсаң да,
Урманга карый, диләр.
Денис авылында яшим,
Ә якынрак ӘБДЕКИЛЕЛӘР!

Рөстәм НУРТДИНОВ.
Әбдеки һәм Денис авыллары, Шенталы районы.

Просмотров: 1729

2 комментариев

  1. Вакытында ишетелә
    Саф азан тавышлары.
    Әллә каян күренеп тора
    Кемнәрнең яшәгәне.

    Әбдекилеләр хөрмәт итә
    Ислам-мөселман динен,
    Бөтенесе яраталар
    Үзләренең туган җирен.

    Татар яши, яшәгән дә,
    Тагын да яшиячәк.
    Кара көчләргә бирешми,
    Якты безнен киләчәк!!!

    • Туган яктан –юктыр якын
      Туган якта –яна ялкын
      Ялкыннары кайнар уттай
      Сагындыра яшел тургай

      Матур кояш чыгып килгэндэ
      Иртян этэч кычкырып уята
      Дуслар клубка чакыра
      Кичен ятам дигэндэ

      Кая китсяндэ еракка
      Якын авыл йоряккэ
      Кан йорешндэ,Йоряк тибешендэ
      Авылым син минем хаман йорэктэ

      «Авылымнан киткэн юллар буйлап
      Кире кайтып булла бель анны
      Яшь чакларга гына кайтып булмый
      Хич узгэртеп булмый доньяны»

      Бу сузлэрне эйтучесе –Абый Рэстям
      Миндэ шул сузлэргэ остэлэм
      Дорес икэн бу сузлэр
      Туган авылга карый кузлэр

      Яшь чакларга кайтып булмый
      Искэ генэ булла алып
      Булса иде икэн ул
      Бала чакларда калып