Поход в закулисье / Сәхнә артына караш

4Одним из главных мест в селе Новое Усманово является Дом культуры. В нашем ДК работают интересные, приветливые люди, которые всегда рады гостям.

В один из осенних, солнечных дней ученики 1 класса решили побывать в СДК. Здесь нас встретила художественный руководитель Гузель Ахтямовна, которая с самого начала познакомила нас с правилами поведения в Доме культуры.

Любознательные первоклассники «заглянули» в кабинет директора СДК, затем поднялись на сцену, спустившись в зрительный зал, посидели в креслах, посетили загадочную комнату с множеством костюмов и декораций, а называется она гримёрка.

На настоящей сцене некоторые ребята оказались в первый раз.

В конце экскурсии нам художественный руководитель Гузель Ахтямовна устроила дискотеку.

Дети получили от экскурсии массу положительных впечатлений! Надеюсь, что они вскоре посетят СДК в качестве зрителей, а кто-то из них будет радовать нас своими выступлениями на сцене!

Спасибо за прекрасную прогулку. Думаю, что для ребят эта встреча останется памятным событием.

12 3 4Это только со стороны кажется, что труд работников культуры легкий и беззаботный. Заглянув «за кулисы» профессии, понимаешь, что это призвание требует большой самоотдачи, таланта, организаторских способностей, неиссякаемой энергии.

Гульсум Нагимуллатовна АХМЕТОВА, учитель начальных классов ГБОУ СОШ

с.Новое Усманово м.р.Камышлинский.
* * *

Камышлы районының Яңа Усман авылы халкы тор­мы­шында Мәдәният ял итү үзәге әһәмиятле роль уй­ный. Анда бәйрәмнәр, концерт­лар даими үткәрелә, төрле түгәрәкләр эшләп тора. Бу чараларда мәктәп укучы­лары да актив катнаша. Алар мәдәнияткә яшьтән тар­тылсын, сәхнәгә чыгарга курык­масын дип, башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Гөл­сем Әхмәтова ба­лаларны Мә­дәният йорты белән якын­нан таныштыра. Күптән түгел ул беренче сыйныф укучылары өчен бу үзәккә экскурсия оештырган.

- Мәдәният йортының сән­гать җитәкчесе Гүзәл Рәфә­гатдинова безне ачык йөз белән каршы алып, үзенең эш бүлмәсенә чакырды. Ул балаларга мәдәният йортының эшчәнлеге турында сөйләде, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аннан без сәхнә артына үттек. Ма­тур декорацияләр, грим бүлмәсендә эленеп торган сәхнә костюмнары укучыларда соклану хисе уятты.

Балаларга сәхнәгә чыгып, үзләрен чын артистлар итеп тоярга да, Гүзәл апалары оештырган дискотекада биеп, рәхәтләнеп күңел ачарга да мөмкинлек булды.

Мәдәният йортыннан укучыларым матур тәэсирләр алып кайттылар. Мәдәният һәм сәнгать кешедән никадәр тырышлык, түземлек, көчле энергия һәм оештыру сәләте таләп иткәнен аңладылар. Матур очрашу уздырганы өчен, Гүзәл Рәфәгатдиновага рәх­мәтебезне белдереп, аңа һәм аның коллективына уңышлар телибез, — дип экс­курсиядән соң тәэсирләре бе­лән уртак­лашты Гөлсем Әх­мәтова.

Язманы Нурсинә ХӘКИМОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1548

Комментирование запрещено