«Лидерның йөрәге халык белән яшәсен»

115 яшеннән туган авылы – Лабиттан (Ульян өлкәсе) чыгып киткән Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин, сикәлтәле тормыш юлларын үтеп, зур дәрәҗәләргә ирешә. Барысы да үз көче, үз тырышлыгы, үз үҗәтлеге, үз уңганлыгы, үз акылы белән.

Җәмил Вәлиуллинның күкрәгендә чын татар йөрәге тибә. Ул үз халкын җанын бирерлек итеп ярата. Нәкъ шушы сыйфатлары аны милли хәрәкәткә, өлкә “Туган тел” җәмгыятенә алып керә. Аннан соң ул Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәриятен җитәкли.

Җәмил абый Вәлиуллинга — 70 яшь. Күп сулар аккан, күп юллар үтелгән. Яшьтән динебез Ислам кануннарын хөрмәтләүче, милләтебез татарны олуг халык итеп күрсәтүдә күп хезмәт куйган милләтпәрвәребез белән әңгәмә корып, шәхеснең уй-фикерләрен, хисләрен чишеп утырдык.

-         Җәмил абый, милли хәрәкәткә кереп китәргә нәрсә этәргеч бирде?

-         Йөрәгем шулай кушты. Татарларыма, мөселманнарга мәхәббәт этәрде. Мөмкинлекләрем дә бар иде – матди хәлем, җитәкче булып эшләгәндә урнаштырылган элемтәләр, түрәләр белән яхшы мөнәсәбәтләр, дуслар.

Җитәкчелек итәр өчен акча таләп ителә бит ул. Сабан туе, Нәүрүз һәм башка чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрер өчен зур чыгымнар тотарга кирәк. Моның өчен мин ярдәмгә татар иганәчеләрен җәлеп иттем. Һәрберсе, хәленнән килгәнчә, ярдәм итте. Бу эшне оештыруы җиңел түгел. Һәр кешегә үз җаен таба белергә, үтенечеңне кире какмасыннар өчен, дөрес итеп мөрәҗәгать итә белергә кирәк.

Җыелган акчаларның тиененә кадәр исәп-хисап тоттым. Күпмесе кайда кулланылды. Бу эшне җиренә җиткереп, төгәл башкардым. Шуңа күрә дә миңа ышаныч зур булды.

Бер елны Сабан туе батырына фатир бирүгә дә ирештек. Әлеге мәсьәлә буенча шәһәр башлыгы Георгий Лиманскийга мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт үзенә, борып җибәрмәде, ризалашты. Гомумән, түрәләр, губернатор Константин Титов белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы иде.

-         Милли лидерлар милли хәрәкәттә үсәргә тиешме, әллә яннан килүчеләрне дә куярга буламы?

-         Иң беренче, халыкны яратырга, кеше булырга кирәк. Милли хәрәкәттә кайнаган кешеләр барысын да күреп, тыңлап торалар. Алар инде тәҗрибә туплыйлар, халык белән ничек аралашырга, үз-үзеңне ничек тотарга өйрәнәләр. Шуңа күрә, әлбәттә, шундыйларны күзалларга кирәк.

Мәсәлән, бүгенге лидерларыбыз Минәхмәт Хәлиуллов, Ильяс Шәкүров, Рифкат Хуҗин – алар бит безнең канат астында, безнең ярдәм белән тәрбияләнгән шәхесләр. Аллаһыга шөкер, булдыралар. Эшләрен уңышлы башкаралар, зур дәрәҗәләргә ирештеләр, депутатлар булдылар. Мин аларның шундый кешеләр булып җитлеккәннәренә чын күңелдән шатланам.

-         Милли хәрәкәт дөрләп торсын өчен, лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-         Иң беренче, чыдамлылык кирәк. Сүзе кешегә җитсен өчен абруй казанырга тиешле. Монда бит эш матди яктан хәлле булуда гына түгел, лидер кешеләрне яратсын, алар арасында кайнасын, йөрәге халык белән яшәсен.

Ул ярдәмчел булырга тиеш. Кешене һич кенә дә “Юк!” – дип, кире борып җибәрергә ярамый. Әгәр ул сиңа булышлык сорап килә икән, димәк, бу аңа бик тә кирәк.

Һәм сүз акча турында гына бармый. Рухи ярдәм кайчак кирәгрәк тә әле. Киңәшең, җылы сүзең генә дә күпне тора. Ә моның өчен инде төрле яктан, тормышның төрле тармагыннан белемле, хәбәрдар, укымышлы булуың таләп ителә – дин, сәясәт, икътисад, әхлак һәм башкалар, һәм башкалар.

Автохуҗалыкта эшләгәндә дә миңа да бик күп сораулар белән киләләр иде. 500 кеше белән җитәкчелек итүе җиңел түгел. Коллективта да күп мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде. Һәрберсенә җаен табарга, ярдәм кулын сузарга тырыштым. “Мин” дип, күкрәк киереп йөрү уйда да булмады.

Минем әнием: “Улым, берсеннән дә беркайчан да акча алма. Чын күңелеңнән булыш. Сәваплары үзеңә кайтачак”, — дип әйтә иде. Мин гомерем буена аның нәсыйхәте буенча яшәдем. Һәм, шөкер, Аллаһы Тәгалә мине Үз рәхмәтеннән ташламый.

Милли хәрәкәт җитәкчесе бөтен яклап үрнәк булсын. Халык арасында ихтирам казансын. Түрәләр белән элемтә урнаштырсын, дуслашсын. Кеше белән аралашыр алдыннан аның белән ничек сөйләшәчәгеңне, ни әйтәсеңне алдан ук уйлап, чамалап кую мөһим.

Ислам юлыннан барырга, барысын да Раббыбызга тапшырырга кирәк. Бу инде бөтен яктан тәртип дигән сүз. Намаздан соң, мин һәрвакыт Аллаһыдан ярдәм сорап, догалар кылам. Иманлы кешенең җаны бар. Милли лидер булыр өчен җан кирәк.

-         Милли хәрәкәттә кемнәргә таяндыгыз?

-         Татар халкы өчен җанын-тәнен бирергә әзер, чын күңелдән, дөньяларын онытып, милләткә хезмәт итүче кешеләр булды янымда – Шамил Әхмәров, Шамил Баһаутдин, Рәшит Абдуллов, Азат Надиров, Илгиз Кәлүч. Алар бер караштан, бер сүздән аңлыйлар иде. Андый кешеләр белән эшләве дә, яшәве дә җиңел, рәхәт.

Шәһәр башлыгы, губернатор да безне һәрвакыт хупладылар.

-         Җәмил абый, сез тормышның эчендә яшәмәгәнсез, сез аның кайнар казанында кайнагансыз. Җиңел булмагандыр инде.

-         Әйе, бер минут вакытым юк иде. Тик мин милли хәрәкәттә дә, эшемдә дә яратып хезмәт иттем. Хатыныма түземлелеге, мине аңлаганы өчен мең рәхмәт. Мин бит өйдән иртән алтыда чыгып китеп, кичке унберләрдә генә кайтып керә идем. Яшәр өчен күп тырышырга, бар җиргә дә өлгерергә кирәк.

Әтием дә кечкенәдән тырышырга, дөнья көтәргә, эшләргә, туганнарыңны күтәрергә кирәк, дип туглап торды. Үзе ул эшкуарлык белән шөгыльләнде. Тарантаста йөргән кеше!

IMG_1705-         Сез милли хәрәкәт лидерлары арасында гына түгел, гомумән, татар җитәкчеләре арасында беренче булып дин юлына бастыгыз. Моңа ни этәрде?

-         Әнием бик гыйлемле кеше иде. Үз вакытында мәдрәсә тәмамлаган ул. Кечкенәдән догалар өйрәтте. Йоклар алдыннан яныма утырып: “Улым, без кичә нинди дога ятладык? Укып күрсәт әле”, — дип үзенчә имтихан ала иде. Аннан яңа дога өйрәтә.

Ә намазга, өйләнгәч, бастым. Бервакыт карап торам – Наилә гыйбадәт кылырга җыена. Шунда ул миңа: “Әйдә, икәү намазга басыйк”, — дип тәкъдим итте. Мин шунда ук ризалаштым. Кырыс кеше булсам да, хатыныма йомшак мин.

Аллаһыга шөкер, намазга дәрманлы чакта бастым. Дүрт мәртәбә хаҗ кылырга да насыйп итте Раббым. Өч сәфәргә хатыным белән бардык.

2-         Үзегездән соң намазга кемнәрне бастырдыгыз?

-         Балаларымны. Киленнәрем дә, шөкер, гыйбадәт кыла. Хәзер менә оныкларым да намаз укый. Аллаһы Тәгалә биш онык, бер турун бүләк итте.

Ике туган сеңелләремне дә күндердем. Дога китаплары белән ярдәм иттем, үгет-нәсыйхәтләремне җиткердем.

-         Самар татарларының киләчәген ничек күрәсез?

-         Моңа төгәл җавап бирүе мөмкин түгел. Кызганычка, күп яшьләребез диндә түгел әле. Катнаш никахлар бихисап. Тел буенча инде бөтенләй начар хәл. Әле бик күп эшләргә кирәк.

-         “Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

-         Хәләл җефетең белән тигезлек. Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәү.

Балалар, оныклар. Алар безгә килеп керүгә, дөньялар тагын да яктырып китә.

Дусларың булу.

Ислам юлыннан атлау. Кайда дога, кайда намаз, кайда дин – анда тәртип, анда нур.

Бәхет тиз генә килми ул. Моның өчен күп тырышырга кирәк.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (16), март — июнь 2017 ел.

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено