Тагын кердең әле төшемә

iМенә тагын салкын кышлар җитә,
Ничек узар кышкы төннәрем?
Кышка керсәм бигрәк сагынамын
Җәйнең матур, озын көннәрен.

Иртән торып намаз укыймын да,
Бакчабызга чыгып китәмен.
Син утырткан җимеш агачларын
Күз алдымнан барлап үтәмен.

Ничә еллар инде сине уйлап
Моңсу гына таңнар аттылар,
Син утырткан чия куаклары
Шау чәчәккә быел баттылар.

Кайтып күрсәң иде яран гөлләремнең
Ничек матур чәчәк атканын,
Синең биргән киңәшләрең тотып
Әкрен генә яшәп ятамын.

Йөрәгемдә күпме сакласам да
Мин югалттым сине мәңгегә,
Ак фәрештә булып, канат кагып
Кердең әле бүген төшемә.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 957

Комментирование запрещено