Татар теле булмаса, республика да бетәргә мөмкин — Тәбрис Яруллин

14-06«Татар телен дәүләт теле буларак сакларга кирәклеге — көн кебек ачык. Чөнки ул Татарстан символларының һәм республиканы тотып торган баганаларының берсе. Татар теле, һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин», — дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «7 дней» тапшыруының соңгы чыгарылышында җиткерде.

«Кешеләр безгә: «Менә без татар телен өйрәнәбез, аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләр булдырырга кирәк», — ди. Миңа калса, безгә нәтиҗәләр ясарга кирәк һәм барыбыз бергә аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләрне киңәйтү буенча эшләү мөһим», — диде ул.  

«Татар-информ».

Просмотров: 989

Комментирование запрещено