Чират көтүе

i2Уятты кайнана әнием бик иртәдән:
«Бүген безнең көтү чираты».
Җыенам ашыгып мал көтәргә,
Чыбыркымны кайда югалттым?

Аркама астым да биштәремне
Киттем куып кырга көтүне,
Иярттем үзем белән Актырнакны,
Иптәш булыр диеп бертөрле.

Тау буена алып киттем
Көтүемне акрын ашатып,
Капчыгымны ашыкмыйча сүттем,
Алдым этне тамак ялгатып.

Малкайларым туйганчы ашагач,
Яттылар иркенләп күшәргә,
Мин үзем дә сәхрәләргә карап
Кырын төштем бирелеп хисләргә.

Әй, бер мәлне күзләремне ачсам,
Таралган, сибелгән көтүем!
Актырнагым каядыр югалган,
Сизмәгәнмен йоклап китүем.

Кычкырып, шартлатып чыбыркымны
Тотындым көтүне җыярга.
Сыер-сарыкларны киң тауга
Кудым үлән ашап туярга.

Актырнак та шунда килеп чыкты,
Яхшы булды минем ярдәмчем.
Авызына ул зур йомран капкан,
Шуны куып йөргән кыр кичеп.

Ташкичү елгага алып киттем
Көтүемне төш вакытына.
Малкайларны тупладым да,
Үзем яттым чирәм башына.

Нинди матур Чулпан авылы,
Урман-кырлар, агым сулары.
Күзләрем талганчы карап тордым
Ил хакында булды уйларым.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы, Чулпан авыллары.

Просмотров: 1073

Комментирование запрещено