«Бердәмлек» газетасыннан, 3 ноябрь, 2017 ел

i2

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәдичә Әхмәдулла кызы

Канюкаевага – 90 яшь!

Кадерлебез! Без сине ис­тәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы бе­лән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын. Авыр тормыш юлындагы барлык кир­тәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт сиңа.

Сәламәтлек ташламасын

                                         сине,

Һәрбер көнең үтсен

                               шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа

                             картлыкта.

Изге теләкләр белән улың Наил, киленең Зоя, онык­ларың Вәсилә, Рафаэль, кызың Разия гаиләсе белән, сеңелең Асия, киявең Сәхибҗан.

* * *

зангировыПохвистнево районы,

Журавлиха авылы

Фатыйх Шакир улы

Зангировка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әткәебез, бабабыз! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ал­дагы тормышыңда да нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен китте бөтен көчең, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез. Алдагы гомер юлларыңны пар канатлы яшәп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәр. Ходай сине бездән, безне синнән аер­масын.

Артта калган еллар төрле

                                       булган,

Шатлыгы да, булган кайгылар,

Без телибез сиңа олы бәхет,

Озын юллар, бетмәс

                               шатлыклар.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшеңӘлфирә, кызларың Раилә, Руфия, Рания, кияүләрең Равил, Роман, оныкларың Игорь, Рифат, Булат, Федор, Арина.

* * *

мухетдиновыЕлховка районы,

Идәй авылы

Венера Габбас кызы Мөхетдиновага – 65 яшь! Нурулла Хөснулла улы Мөхетдиновка – 69 яшь!

Кадерле әтиебез һәм әниебез! Без сезне шушы истәлекле көн­нәрегез белән тәбрик итәбез! Алдагы гомерегез дә шулай матур, тигез, тыныч тормышта үтсен. Үстергән балаларыгызның, онык­ла­рыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә,

«Балам» диеп, янып-көеп,

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                             без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                      булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән кызларыгыз Гөлсинә, Лилия, кияү­ләрегез Заһир, Раил, оныкларыгыз Динар, Әдилә, Дамир, Альмира.

* * *

Самара шәһәре,

Лукачев урамы

Альберт Минеәсхәт улы

Гареевка – 35 яшь!

Кадерле киявебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, озын гомер, җаныңа тынычлык, гаи­­ләңә иминлек, бәхетнең ту­лы­сын, мәхәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә гел шулай изгелекле, юмарт, яр­дәмчел, безнең барыбызга да терәк бул. Аллаһы с.в.т. сиңа ике дөньяны да хәерле кылсын.

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатлыкта үтсен

                                     көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Очрасын юлларыңда

Бары яхшы кешеләр генә.

Авыр чакта таянырлык

Үзең ишеләр генә.

Иң изге теләкләр белән бабаң Сәет, әбиең Асия Билаловлар.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Исмәгыйль Хөсәен улы Бәшировка – 55 яшь!

Кадерле улым, тормыш ип­тәшем, әтиебез, бабам! Без сине җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләр, йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көн­нәреңдә дә исәнлек-саулыкта, тыныч тормышта, шат­лыкта, мул­лыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Ярдәмең, булыш­лыгың өчен чиксез рәхмәтле без сиңа.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                 шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Йөрәкләрдән чыккан назлы

                                       сүзләр,

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты матур

                                  тормыш -

Безнең сиңа әйтер теләкләр!

Изге теләкләр белән әниең Миңниса, кайнанаң Гөлфия, тормыш иптәшең Гөлсинә, кызларың Римма, Гөлназ, улың Илнур, киявең Рәмис һәм оныгың Алинә.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Кыям Фәссахетдин улы һәм Әминә Зыятдин кызы Садриевларның

бергә гомер итүләренә – 40 ел!

Кадерлеләребез! Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тор­мыш авырлыкларына би­решмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны ур­таклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәйрәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез.

Тормыш дилбегәсен ныклы

                                       тотып,

Гомер буе бергә барыгыз.

Бетмәс куанычлар килсен

                                           сезгә,

Күтәренке булсын күңелегез.

Изге теләкләр белән әниегез Гайнелҗинан, апагыз Галия, сеңелегез Лилия, кызыгыз Гүзәлия һәм улыгыз Риф гаиләләре белән.

 

Просмотров: 278

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>