Сагынам сине һаман да

i2Үтте язлар, үтте җәйләр,
Үтәр инде аның көзе дә…
Күкрәгемә башың куеп
Җан биргәнең әле дә исемдә.

Уйлыйсыңдыр инде онытырлар диеп,
Онытмабыз сине гомергә.
Әгәр һаман болай сагындырсаң,
Йөрәккәем калыр күмергә.

Бер генә көн сине күрер өчен
Кичәр идем Идел-диңгезне.
Җомга саен кабереңә барам,
Сагынмасам барыр идемме?

Менә тагын килдем кабереңә,
Дога кылыйм диеп утырып.
Кулларымнан килсә, куяр идем
Кабереңне нурга тутырып.

Тыныч йокла инде бакыйлыкта,
Дога укып сиңа торырмын.
Үзем исән чакта кабереңне
Гел чистартып, карап торырмын.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1085

Комментирование запрещено