Кырым татарлары риваяте буенча беренче фильм-әкият төшерелгән

20-1Кырымда «Хыдыр-деде» Кырым татарлары риваяте буенча беренче фильм-әкиятне төшерү эшләре төгәлләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм-әкият XVII гасыр Кырым татарлары мәдәнияте һәм традицияләре турында, дип хәбәр итә «Аргументы недели – Крым» фильм продюсеры Айдер Мурадосиловка сылтама белән.

Премьера Симферопольдә узачак.

“Элек балалар аудиториясе өчен фильм төшерүне максат итеп куйсак, сценарий язу процессында кысаларны киңәйттек. Шулай итеп, фильмда өлкән абый белән өлкән апа – әкиятнең төп геройлары Асан һәм Феридә арасында мәхәббәт җебе пәйда булды”, дип сөйләде Мурадосилов.

Фильм-әкият кырымтатар телендә. Кинокартинаны инглиз, төрек, украин һәм рус телләренә тәрҗемә итү планлаштырыла.

«Татар-информ».

Просмотров: 812

Комментирование запрещено