Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлы җиренә аяк басты. Алгы планда (сулдан уңга): Марат Фәттиев, Илдар Рәхмәтуллин, Галия Мусина, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Мингол Галиев.

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлы җиренә аяк басты. Алгы планда (сулдан уңга): Марат Фәттиев, Илдар Рәхмәтуллин, Галия Мусина, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Мингол Галиев.

25 — 27 октябрьдә Татарстан Респуб­ликасының мәгариф министрлыгы, Самара өлкәсе мәгариф министрлыгы ярдәмендәһәм катнашында, Татар мәгарифе көннәре уздырды

Шул уңайдан Татарстан­нан унбишләп мәгариф хез­мәткәрләре һәм артистлар ки­леп төште. Кунакларны бе­ренче булып Камышлы рай­оны башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов сәламләде. Танышу вакытында делегация җитәкчесе — Татарстан мәга­риф министрлыгының Регио­нара хезмәттәшлек сек­то­рының әй­дәп баручы ки­ңәшчесе Гөлия Фәрхәт кызы Мусина юлдашлары белән та­ныштырып үтте. Арала­рында Казанның 4 санлы гимназия директоры Марат Минтаһир улы Фәттиев, татар теле укытучылары бәйгесендә Гран-при яулаган Гөлназ Шамил кызы Галиева, “Ана теле” татар телен өй­рәнү сайты җитәкчесе, КФУ доценты Кадрия Сөн­гәт кы­зы Фәтхуллова, таныл­ган якташыбыз, Әлифба китабы авторы Сәләй Ва­гый­зов хез­мәт иткән Арча педагогия колледжы дирек­торы Гөлнара Фидаил кызы Гарипованың булулары Татар мәгарифе көн­нәренең уңышлы һәм файдалы үтәчәгенә иша­рәли иде.

Степановка мәктәбе

Камышлының “Самарочка” кафесында төшке ашны ашап алганнан соң, юлчылар Камышлы җирлегенә караган Степановка авылы мәктәбе белән танышырга ашыктылар.

…1999 елның көзендә губернатор Константин Титов Степановканың шушы яңа мәк­тәбен ачканда без, зур төркем журналистлар, бу бинаны исебез китеп, авызыбызны ачып, карап йөргән идек. Аптырамаслык та түгел шул: авылның бетеп баруы ул елларда ук билгеле иде. Кырык­лап укучы өчен өч катлы, бихисап класслары, китапханәсе, ашханәсе, спорт залы, музее һәм башка күпсанлы бүлмәләре булган мәктәп кирәк микән биредә, дигән шик тынычлык бирмәде. Ләкин бу турыда газета битләрендә язып чыгарга тел әйләнмәде. Бик зур бюджет акчалары түгеп төзегәннәр икән, димәк хөкүмәттәгеләр, авыл беткән очракта, аны башка максатта кулланырга җыеналардыр, дип тынычландырдым үз-үземне. Хәер, бу турыда халык арасында да сүз куертучылар булды.

…Менә инде егерме елга якын вакыт үтеп китте һәм мин кабат Степановка авылы мәктәбендә. Күл өстендә йөзгән аккош сыман авыл өстендә калкып торган бинаның икенче кат тәрәзәсеннән карасаң, көзге яңгырлардан карайган коймалар, иске өйләр, кыйшайган капкалар җиргә иңеп барган кебек тоела. Урамнан бер генә кеше дә узмый, маллар түгел, артыңнан өреп калырга бер эт тә күренми.

Бу мәктәптә бүген барлыгы унбиш бала укый, ә балалар бакчасы бөтенләй юк. Әллә дәресләр тәмамланып, балалар өйләренә таралганга гына бу зур бина шундый шыксыз, яңгыравык булып тоеламы? Шушы уй Казан делегациясе белән килгән Татарстанның атказанган артисты, җырчы-педагог Мингол ага Галиевның башында да туган ахыры. Ул аңа гына хас җитезлек белән сәхнәгә менеп басты да көр тавышы белән җырлап җибәрде:

Җырлый-җырлый үләрмен мин

                                 үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне

                            күргәндә дә:

«Без китәбез, сез каласыз!»

                       — дип җырлармын,

Җәсадемне туфрак берлә

                               күмгәндә дә…

Бүген Габдулла Тукайның «Шагыйрь» шигыренә иҗат ителгән җыр сүзләре ятимләнеп калган авылларыбызга бәет булып яңгырады.

Степановканың күңелле чак­­лары да бар иде бит. Алтмышынчы еллар башында 900ләп кеше яшәгән бу авылга укытучы булып эшләгән әнием мине, 5 яшьлек баласын ияртеп, эшкә килгән иде. Безне фатирга керткән Петя дәдәй, Наташа түтәйләрнең яхшылыгын, урам тулы балалар белән уйнап үскән чакларымны онытып буламыни? Пасха бәйрәме җиткәч, зират янындагы хәтфә үлән өстенә утырып, гомеремдә беренче тапкыр кызыл күкәй ашатканнарын, күрше балалары белән кунак-кунак уйнаганда катыкка яшел суган һәм кап-кара арыш ипие турап биргәннәрен, балчык базында рус кызлары белән “кулич”лар ясап уйнавыбыз, әни белән мәктәпкә барып, утызлап бала укыган классның иң соңгы партасында рәсем ясап утырганнарым 50 елдан соң да онытылмый икән. Ә бүген биредә бер укытучы ике сыйныфны укытырга мәҗбүр, чөнки һәр класста 2-3 бала гына утыра. Моның өчен классны пыяла дивар белән икегә бүләргә туры килә. Хәер, Степановканың гына түгел, күп татар авылларының да язмышы шул бит инде. Нишләтәсең, глобализация!

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлы җиренә аяк басты. Алгы планда (сулдан уңга): Марат Фәттиев, Илдар Рәхмәтуллин, Галия Мусина, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Мингол Галиев.

Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлы җиренә аяк басты. Алгы планда (сулдан уңга): Марат Фәттиев, Илдар Рәхмәтуллин, Галия Мусина, Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм Мингол Галиев.

Балыклы мәктәбе

Ә юлыбыз дәвам итә. Менә инде алдыбызда Камышлы филиалы булган Балык­лы мәк­тә­бе. Хәзер анда 40 бала укый, ә урта белем алыр­га теләүчеләр укуларын Камышлы мәктәбендә дәвам итәләр. Җәен — мәктәп йортындагы район администрациясе һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән төзелгән заманча спорт мәйданчыгында, ә кышларын мәктәпнең спорт залында авыл яшьләре дә, укучылар да, шушы мәктәп бинасының бер канатын биләгән балалар бакчасына йөрүчеләр дә шөгыльләнә, дип сөйләде филиал мөдире Тәүхидә Абсаттарова. “Без яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөм­кинлекләр булдырабыз, ә алар, үз чиратында, ярдәм ки­­рәк булганда мәктәпкә булы­шалар. Быел, мәсәлән, ремонт ясаганда, материаллар белән дә, эш белән дә ярдәм ит­теләр. Мәктәбебездә тулысынча җи­һазландырылган ин­фор­­ма­тика кабинеты да бар”…

Татар авылы булган Балыклы мәктәбендә татар әдә­бияты атнага бер дәрес кенә укытыла. Дөрес, тагын бер дәрес факультатив рәвештә бирелә. Ата-аналар һәм балалар ана теленнән баш тартмыйлар, киресенчә, хуп күрәләр, дип сөйләде татар теле укытучысы Әлфия Усманова. Шулай ук күп кенә мәктәптән тыш чаралар да татар телендә уза. Мисал өчен, күптән түгел генә гөрләп үткән Аналар көнен, Кәрим Тинчуринның юбилеен атап үтәргә була. Әлфия Әхәт кызы — Татарстанда һәм өлкәдә уздырылган укытучылар конкурсларында катнашып, ике мәртәбә призлы урыннар яулаган укытучы. Димәк, татар теле бу мәктәптә тиешле дәрәҗәдә куелган.

Балыклы мәктәбендә. Алгы планда (сулдан уңга): Кадрия Фәтхуллова, Гөлнара Гарипова, Тәүхидә Абсаттарова һәм Гөлия Мусина.

Балыклы мәктәбендә. Алгы планда (сулдан уңга): Кадрия Фәтхуллова, Гөлнара Гарипова, Тәүхидә Абсаттарова һәм Гөлия Мусина.

Үткән елны Балыклы җир­ләрен сөреп, ашламалар кертеп, корткычларны агулап уҗым бодае, арыш, арпа, көнбагыш һәм хәтта җитен үстереп яхшы гына уңыш алган инвесторга карата халыкның ышанычы артты. “Иске Ярмәк, Камышлы һәм Балыклыда яшәүче унҗиде егет эшле булды, урып-җыю вакытында саллы гына хезмәт хакы һәм премия алдылар. Пай җирләрен СИНКОга саткан картлар да канәгать калды”, — дип сөйләделәр авылда. Белгәнебезчә, эш булган авылда яшьләр дә кала, балалар да туа. Балыклы игенчеләренә — уңышлар, ә мәктәбенә яхшы укучылар теләп калыйк…

Әлифба музее

“Татар мәгарифе көннә­ре”ндә катнашучылар бу көнне Рус Байтуганы авылына да бардылар. Автобус җыйнак кына, яңа бүрәнәләрдән эшләнгән йорт янына килеп туктады. Бу Байтуган авылында туып-үскән Әлифба китабы авторы Сәләй ага Вагыйзовның музее иде. Ул Татарстан хөкүмәте акчасына төзелгән. Делегацияне зур бавырсак өеме артыннан шундый ук зур банты гына күренеп торган Самира Бикманова һәм шушы музейны булдыруга бөтен көчен биргән Нурания Абзалова каршы алдылар. Музей эчендә дә балалар бар иде. Алар Әлифба, туган тел турында бик матур итеп шигырьләр укып күрсәттеләр. Кунакларга аларның сөйләме, саф татар теле бик ошады. Мингол ага аларның шигырь уку осталыгын үстерү юнәлешендә берничә алым да күрсәтте. Ә Нурания ханым шушы музейны булдыру өчен нинди киртәләрне җимерергә туры килүе турында бәян итте. Ул Сәләй Ва­гыйзовның Байтуганда туып-үсүен 1998 елда телевизордан ишетеп кенә белгән һәм шул вакыттан тынычлыгын югалткан. Нурания ханым башта Сәләй ага эшли торган Арча педагогия көллияте белән элемтәгә кергән, аннары Әлифба авторы һәм аның тормыш иптәше Рәмзия ханым белән дә очрашып сөйләшкән. Арчада Әлифба музее ачылгач, Байтуганда да шундый музей булдыру кирәклеге турында чаң суга башлаган, Татарстан, Самара өлкәсендә чыгып килүче газета-журналларга “Страна не знает своих героев”, “Шуршат страницы Алифбы” кебек җан әрнүле мәкаләләр язып, җәмәгатьчелекне кузгатырга тырышкан.

“Тамчы тама, таш яра” дигән әйтем бик дөрес ул. Биш ел элек, Нурания ханым язган 27нче хатка җавап итеп, Татарстан президенты акча бүлеп бирә һәм Камышлы районы администрацисе ярдәме белән музей-йорт төзелә, Байтуган авылы халкы җыйган экспонатлар куела, музей Сәләй аганың шәхси әйберләре белән тулыландырыла.

Шушы көннәрдә Әлифба музее ачылуга бер ел тула. Кызганычка, Сәләй ага үзе бу якты көнне күрә алмады. Ләкин ул киеп йөргән күзлекләр, аның өс киемнәре, китаплары, хатлары һәм башка әйберләре төрле регионнардан һәм өлкәбездән килгән меңнән артык караучылар күңелендә горурлык хисләре уята. “Байтуган һәм Арча Әлифба музейлары татар теле, татар тарихы сакчысы булып хезмәт итәләр”, — дип Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара ханым Гарипова ике музей арасындагы хезмәттәшлек, Сәләй ага Вагыйзовның эшчәнлеге, казанышлары турында сөйләде.

“Әлифба авторының истә­леген кадерләп саклаучы Нурания Абзалова кебек милли җанлы якташлар булган җирдә ана теле чишмәләре саекмас”, — дигән ышаныч белән кунаклар җирле урта мәктәпне карарга киттеләр.

Мингол Галиев, Гөлнара Га­ри­пова һәм Нурания Абза­лова.

Мингол Галиев, Гөлнара Га­ри­пова һәм Нурания Абза­лова.

Рус Байтуганы мәктәбе

Берничә ел элек өлкә хөкүмәте һәм район администрациясе тарафыннан ясалган ремонттан соң ялтырап торган мәктәпкә керүе дә күңелле. Каршыбызга чыккан бертөрле форма кигән укытучыларны, иҗат һәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балаларны (бу көнне алар “Сөмбелә” бәй­рәменә әзерләнәләр иде) күреп сөендек. Татарстан делегациясе мәктәп җитәкчелегенә татар телендә китаплар, “Хәрәкәт” интерактив уенын бүләк иткән арада (Татарстанның бу бү­ләкләре бөтен татар мәк­тәпләренә дә тапшырылды) рус теле укытучысы Наилә Шә­фигуллина һәм тарих укытучысы, быелгы өлкә “Кайда туган, шунда ярап куйган” бәйгесендә 2нче урынны алган Илфат Бәдретдинов белән аралашырга мөмкин булды.

- Быел биредә 61 бала укый. Рус мәктәбе булуына карамас­тан, үткән елдан башлап, татар балалары, ата-аналарның гаризалары нигезендә, атнасына 1 сәгать ана теле дәресләре укыйлар. Быел, мәсәлән, 3 — 4 сыйныфларда 8 бала ана телен үзләштерә. Күргәнегезчә, балалар ана телендә шартлатып шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр. Ә моңа кадәр алай ук булдыра алмыйлар иде, — дип сөйләде Наилә Равил кызы.

- Туган як тарихы белән кызыксынучы укучылар да байтак, — дип кушыла әңгәмәгә Илфат Бәдретдинов. — Без бу якларда йөргән Степан Разин гаскәрләре эзеннән сәяхәт итәбез. 2 — 3 ел элек 9нчы сыйныф укучысы ясаттырган метал эзләү приборы белән Разин башкисәрләре яшереп калдырган хәзинәләрне эзләп йөргән идек. Ул малай мәктәпне тәмам­лап укырга китте ин­де, ә приборны безгә калдыр­ды. Шулай, Стенька Разин хәзинәләрен эзли-эзли, туган як тарихын өйрәнәбез һәм нә­ти­җәдә белем хәзинәләре таба­быз…

Наилә Шәфигуллина һәм Илфат Бәдретдинов.

Наилә Шәфигуллина һәм Илфат Бәдретдинов.

Очрашу кичәсе

Татар мәгарифе көннәренең беренче өлеше Камышлы районының Мәдәният йортында дәвам итте. Очрашу кичә­сендә районның зур төркем укытучыларын Татарстан Рес­публикасының мәгариф ми­нистр­лыгы бүләкләде. Шулай, Яңа Усман мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Альмира Хәсәншина һәм Гөлнара Кәбирова — Рәхмәт хатлары белән, Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова һәм Иске Ярмәк мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучы Зөһрә Кәримова — Мактау грамоталары белән, мәгариф һәм фән министрлыгының Төньяк-көнчыгыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Кичә Камышлы районы мәк­тәпләрендә укучы балалар, Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галиев, Татарстанның атказанган ар­тисты Айдар Габдинов, «Та­тар моңы» бәйгесе лауреаты, баян­чы-виртуоз Динар Бәдрет­диновның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибра­һимов үзенең һәм якташыбыз Рөстәм Мингалимнең шигырь­ләрен зур осталык белән укыды, үзе җи­тәк­ләгән журналга язылырга өндәде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

(Дәвамы киләсе санда)

«Бердәмлек».  


КОНТЕКСТ:

В Самарской области завершились Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан

* * *

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Г.Ф.Мусина: «Камышлы районы — үземнең әби-бабаларымның туфрагы»

* * *

Дошкольные и общеобразовательные учреждения Камышлинского района получили высокую оценку сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Камышлинский район встретил сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

В Самарской области начинаются Дни татарского просвещения

* * *

В Самарской области пройдут Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан (ПРОГРАММА)

* * *

Подсчитали – прослезились!

Просмотров: 1394

2 комментариев

  1. С 5.50 минуты — репортаж (программа «Татарлар» на телеканал «ТНВ-Планета», выпуск от 30 октября) о том, что в Самарской области прошли Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан: http://tnv.ru/main/katalog/publicisticheskie/tatarlar/?p=&idVideo=61583#videoanc

  2. Я в своё время была в числе тех учеников, кто отказался от изучения татарского языка в Камышле. Сейчас я об этом жалею. Мы должны знать родной язык своих родителей. Я со своими детьми разговариваю и на татарском и на русском. И считаю, что татарские дети, даже если они ими являются на половину, должны его учить. Не зная языка своих предков, не возможно сохранить традиции и культуру своего народа.