Мәрҗән туегыз белән!

TI1_59856 ноябрьдә Камышлыда яшәүче Минегалимовларның бергә гомер итүләренә 35 ел булды! Кызым Җәмиләне, киявем Искәндәрне мәрҗән туйлары белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә багышлап шигырь яздым, балаларым.

Кызым, чишмәле тау итәгендә
Җиләк җыеп, җимеш ашап,
Үскән синең зифа буйларың.
Чәчәк аткан гөлләр кебек
Үтсен синең көннәрең.

Ага сулар, исә җилләр,
Чәчәкләнә киң дала.
Чәчәк аткан гөлләр кебек
Яшисез бит дөньяда.

Яшьлегең чәчәк атканда
Ак күлмәккә үрелдең.
Уйлаган уйларың чынга ашты,
Хыялыңа ирештең.

Һәммәсен дә ачык чырай
Белән каршы аласың.
Шулай ук тәмле сүзең белән
Озатыплар каласың.

Алмагачның алмасын
Өзеп алып ашагыз.
Берең — алма, берең  — хөрмә,
Бергәлектә яшәгез.

Әниегез Мәдинә.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 495

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>