Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үт­әчәк

i29 декабрьдә Са­мараның Киров мәйданын­дагы Мә­дәният сараенда Региональ Диния нәзарәте һәм Самара өл­кә­се­нең “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы Мө­хәм­мәт пәйгамбәрнең туган көненә багышлап, “Мөхәммәт пәй­гам­бәр, ислам һәм Алла­һы­ның шәфкате” дип аталган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме үт­кәрәләр.

Чарада Мөхәммәт пәйгам­бәрнең тормыш юлы һәм пәй­гамбәрлек гамәлләре турында сөйләнәчәк, Казан­ның Ильяс Халиков җитәк­че­ле­гендәге “Мөнбәр” татар дини театры чыгыш ясаячак, Татарстанның халык артисты, профессор Мингол Галиев башкаруында мөнәҗәтләр һәм милли көйләр яңгыраячак, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме биюләре бәйрәмне бизәячәк.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә рәхим итегез!

Башлана 10 сәгатьтә.

«Бердәмлек».

Просмотров: 548

Один комментарий

  1. Мингол Галиев! Это талант! Будем ждать, с нетерпением, этот праздник!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>