Татарстан прокуратурасы яңа укыту планнарын да канунсыз дип атады / Минобрнауки РТ нарушило федеральное законодательство — прокуратура

AC5775FF-D811-4997-9326-1820D5A4CC68_cx0_cy22_cw0_w1023_r1_sТатарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән укыту планнарын канунсыз дип атап, аларны кире кагарга таләп итте. Министрлык тәкъдим иткән уку планнарында татар телен дәүләт теле буларак 2 сәгать мәҗбүри укыту тәкъдим ителә.

Татарстанның татар авылындагы мәктәп мөдиренең укыту эшләрендә урынбасары II чирекне Русия мәгариф министрлыгы раслаган укыту планнары нигезендә төзелгән җәдвәл белән башларга күрсәтмә төшүен белдерде.

«Бу күрсәтмәне безгә 5 ноябрь район мәгариф идарәсе җибәрде һәм анда укытуны Русия стандартлары нигезендә оештырырга диелгән. Шулай да без Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов республиканың үзенең укыту планын саклап кала алыр дип уйлыйбыз. Әлегә, 7-8 ноябрь Русиянеке нигезендә төзелгән расписания белән укытачакбыз», диде әлеге урынбасар.

AC5775FF-D811-4997-9326-1820D5A4CC68_cx0_cy22_cw0_w1023_r1_s

Социаль челтәрләрдә таралган укыту планы.

5 ноябрь Татарстан прокуратурасы министр Энгел Фәттахов берничә көн элек имзалаган укыту планнарын канунсыз, дип белдерде һәм хөкүмәттән аларны кире кагуны таләп итте.

Моннан тыш прокуратура «канун бозуларны булдырган» түрәләрне дисциплинар җәзага тартуны таләп итә. Прокуратура белдергәнчә, «республиканың дәүләт телен мәҗбүри укыту канунга һәм федераль белем бирү стандартларына туры килми». «Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкаләтләре кысасыннан чыккан» диелә прокуратура белдерүендә.

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының яңа укыту планнарын тәкъдим итүе турында хәбәрләр таралды. Анда татар телен дәүләт теле буларак 1-9 сыйныфларда мәҗбүри 2 сәгать укыту, «ана теле»нә дә сыйныфына карап 2-3 сәгать бүлү каралган иде.

Татарстандагы бер татар авылы мәктәбе мөдиренең укыту эшләрендә урынбасары Татарстан мәгариф министрлыгыннан дип социаль челтәрләр аша таратылган бу яңа укыту планы белән танышуын Азатлыкка раслады.

«Аны анда кем куйганын әйтүе кыен, министрлыкмы, әллә төркемдә утырган берәүме. Һәр районда укыту эшләрендә урынбасарларның социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар. Без прокуратура тикшерүләреннән соң укыту планнарын төзи-төзи арып беттек инде.

Башта район мәгариф идарәсе башлыгы Русия мәгариф министрлыгы планнары нигезендә төзергә кушты. Татар теле сәгатьләре 9, 10, 11нче сыйныфларда кими, икешәр сәгатькә генә кала булып чыкты. Барыбер киметмәдек, мәктәпнең үз теләге белән кертә алган сәгатьләргә татар телен бирдек.

Татарстан мәгариф министрлыгыннан дип таратылган бу тәкъдимгә тотынырга-тотынмаска да белмибез. Районнан әлегә беркем дә шуның нигезендә төзегез дигән тәкъдим белән чыкмады. Ә 7 ноябрьгә безнең җәдвәл әзер булырга тиеш инде», диде укыту эшләрендә урынбасар. Исемен һәм авылын күрсәтмәүне үтенде.

Аның сүзләренчә, әгәр бу укыту планнары чыннан да дөрес булып, һәм аның нигезендә дәресләр җәдвәле төзи башлаганда сыйныфтагы укучыларның бер өлеше ана теле дип рус телен, бер өлеше татар телен алырга мөмкин. «Әгәр ул сыйныфта тагын берәр башка милләт вәкилләре үз ана телен күрсәтсә, берничә төркем оешырга мөмкин. Бөтен кыенлыгы безгә төшәчәк», диде урынбасар.

azatliq.org

* * *

Прокуратура республики поставила точку в конфликте с региональным министерством образования и науки. Ведомство обещает наказать должностных лиц из минобрнауки Татарстана. Об этом сообщает пресс-служба надзорного органа.

Прокуратура РТ изучила «Методические рекомендации с примерными вариантами учебных планов для образовательных организаций Республики Татарстан, реализующих программы начального общего, основного общего и среднего общего образования». Документы подготовило и распространило минобрнауки Татарстана 3 ноября нынешнего года.

Выяснилось, что документ не соответствует федеральному законодательству. «Установление в качестве обязательного для изучения государственного языка республики, на момент издания рекомендаций, не соответствует закону и федеральным образовательным стандартам, определенным уполномоченным органом – министерством образования и науки России», — сообщается в пресс-релизе.

Надзорный орган считает, что минобрнауки вышло за пределы своих компетенций: вошло в сферу федерального правового регулирования и нарушило принцип автономности школ. «Подобные действия министерства носят неоднократный характер», — сообщает пресс-служба надзорного органа.

Татарстанская прокуратура подготовила в адрес премьер-министра РТ Алексея Песошина представление с требованием о незамедлительном отзыве методических рекомендаций и привлечении к дисциплинарной ответственности должностных лиц.

Сейчас по данному факту проводят проверку, в ходе которой действиями должностных лиц минобрнауки республики дадут правовую оценку. «В дальнейшем собранные материалы будут направлены в уполномоченные следственные органы для принятия решения в рамках уголовно-процессуального законодательства», — сообщается в пресс-релизе.

Татарстанская прокуратура проверяла добровольность изучения татарского языка в школах республики по поручению Генпрокуратуры. Этому предшествовало высказывание президента РФ Владимира Путина о том, что неродные жителю России языки должны преподаваться на добровольной основе.

В ходе последней сессии Госсовета РТ вице-спикер татарстанского парламента Римма Ратникова заявила, что сотрудники республиканской прокуратуры обижают директоров школ. После этого глава РТ Рустам Минниханов обрушился с критикой на прокурора Татарстана Илдуса Нафикова.

inkazan.ru

Просмотров: 336

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>