“Ялкынлы яшьлек” ансамбле Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында музыкаль тамаша күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

5908-«Ялкынлы яшьлек» ансамбленең чираттагы 850нче концерты 2 декабрьдә сәгать 15тә Самарның «Чайка» мәдәният сараенда (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21 йорт) үтәчәк.

4 ноябрьдә Самарның танылган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында музыкаль тамаша күрсәтте.

Моңнарыбызны саклаучы, тамашачыга җит­керүче сәнгать коллективыбыз турын­да төрле елларда газета-журнал­ларда басылып чыккан язмалар һәм фотосурәтләр бер ки­тап­ка туп­ланып, басмага әзер­ләнгән иде. Җәен җыентык табадан төште. Әлеге концерт кысаларында яңа чыккан “Ялкынлы яшьлек. Гасырдан — гасырга” исемле китапның презентациясе дә үтте. Коллективның җитәкчесе Илгиз әфәнде Колючев басманы Иске Ярмәк һәм Камышлы авылларында яшәүче үзешчән сәнгать осталарына, дусларына һәм җитәкчеләргә бүләк итте.

Артистлар моңланып җырладылар да, җилкенеп биеделәр дә, дәртләнеп шигырь юллары да сөйләделәр. Моңлы җырчылар Гөлфия Гайнетдинова, Искәндәр Әх­мәтов, Әлфия Сөнгатова-Йосыпова, Ринат Азизов, Розалия Хәкимова, Сания Амусева,  Алсу Сабирова, Фәнил Зыятдинов, талантлы автор-башкаручы Ис­кәндәр Сәитов, баянчы Камил Шакиров искеярмәклеләрнең күңелләрен яуладылар. Биюче кызларның номерлары да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең җитәкчесе Илгиз Колючев үз итеп, яратып концертка килгән тамашачыларга, әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән эшмәкәр Тәлгать әфәнде Хуҗинга, матур итеп каршы алган, тәмле ризыклары белән сыйлаган искеярмәклеләргә рәхмәтләрен җиткерә.

Бөтенсоюз смотры лауреаты, Россия халыкларының Идел буе фестивале дипломанты «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию, шигърият ансамбленең чираттагы 850нче концерты 2 декабрьдә сәгать 15тә Самарның «Чайка» мәдәният сараенда (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21 йорт) үтәчәк. Кичегезне онытылмаслык итеп үткәрергә теләсәгез, тамашага рәхим итегез, дуслар!

5543- 5547- 1-DSC_1931 1-DSC_19335560- 5583-1-DSC_1944 1-DSC_19465635- 5642-1-DSC_19565653-1-DSC_19615679-1-DSC_19735690- 5687- 5694-1-DSC_1975 1-DSC_19935707-5710- 5715 5725-1-DSC_2000 1-DSC_20105733- 5750-1-DSC_2015 1-DSC_20235764-5799- 5811-5819-5825-1-DSC_20521-DSC_2061 1-DSC_2070 1-DSC_2084 1-DSC_20865864-1-DSC_20891-DSC_2091 1-DSC_0007 1-DSC_0013 1-DSC_00155908- 5912- 5914- 5924-Искәндәр СӘИТОВ һәм Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1792

Один комментарий

  1. Фарзания Мирсалихова(Минугалимова) в пишет:

    МОЛОДЦЫ!!!