“Мини-футбол — мәктәпләргә” гомумроссия проекты кысаларында Камышлы район үзәгендә ярышлар узды. Анда яшьләре буенча дүрт төркемгә бүленеп, Камышлы, Иске Ярмәк һәм Яңа Усман авыл мәктәпләре укучылары катнашты.
10 — 12 яшькәчә малайлар арасында беренче урынны камышлылылар яулады. Ә икенче-өченче урыннарны Иске Ярмәк һәм Яңа Усманның яшь спортчылары биләде.
14 — 15 яшьтәгеләр төркемендә искеярмәклеләр бик матур уен күрсәттеләр һәм район чемпионы исеменә лаек булдылар. Альмир Фәлахов көндәшләре капкасына — 10, ә Алексей Шишков 7 туп бәреп кертеп, командага җиңү китерделәр. Үз капкаларын ышанычлы саклаган Нематулло Әбдесаматов, Данияр Мөршитов һәм капкачы Роман Безбородовның да бу җиңүдә өлешләре зурдан.
Иске Ярмәкнең кызлар (12-13 яшь) командасы да егетләрдән калышмады. 6 голның 5сен көндәшләре капкасына Эльмира Шишкова бәреп кертте. Капкачы Ләйсән Яруллина, сакчылар Регина Гыйниятуллина, Алинә Нуриева, Юлия Шакирова да нәтиҗәле уен күрсәттеләр.
Бу ярышта катнашкан Яңа Усман кызлары — икенче, Камышлы кызлары өченче урынга чыктылар.
Иске Ярмәк авылы мәктәбенә җиңү китергән бу ике команда да ярышларның Похвистневода узган округ этабында Камышлы районын тәкъдим иттеләр. Биш районнан килгән командалар арасында Иске Ярмәк егетләре өченче урынны алдылар, ә кызлар командасы монда да иң көчлеләрдән булып, өлкә ярышларының өченче этабында катнашырга хокук алды. Афәрин, кызлар!
Әсгать ГЫЙЛАҖЕВ,
Иске Ярмәк авылы мәктәбенең физкультура укытучысы.
* * *
В рамках общероссийского проекта «Мини-футбол в школу» в селе Камышла состоялись соревнования среди 4 возрастных групп. Среди учащихся 2002-2003г.р. хорошую игру показали спортсмены Староермаковской школы и стали чемпионами района. Результативную игру показали Альмир Фаляхов (забил 10 мячей) и Алексей Шишков (7 мячей). Роман Безбородов стал хорошим вратарем, Нематулло Абдусаматов и Данияр Муршитов надежно играли в защите.
Достойную игру показали и девочки нашей школы, выиграв право представлять район в окружных соревнованиях. 19 октября в городе Похвистнево проводился окружной этап. По итогам упорной борьбы наши девочки стали победителями. Команда выступала в следующем составе: Ляйсан Яруллина, Эльмира Шишкова, Диана Шарафутдинова, Виктория Храмова, Алина Нуриева, Регина Гиниятуллина. Следующим испытанием для нашей команды станет областной этап соревнований.
Учителя физической культуры А.М.ГИЛЯЗОВ, Р.И.ЯРУЛЛИН.
«Камышлинские известия».
Просмотров: 1137