Камышлы егетенең уңышлы дебюты

image4Камышлы авылы театрының яшь актеры Рамил Рәфыйк улы Шәйхетдинов Буа дәүләт сатира театрында уйный башлаган. Драматург Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява!» комедиясендә сантехник Шәйхи роле белән сәхнәгә чыккан ул.

Буа тамашачыларына Рамилнең сәхнәдә үзен иркен тотуы, ачык дикциясе, матур тембры ошаган. «Әйтерсең сәхнәдә баритон тавышлы опера җырчысы чыгыш ясый. Хәрәкәтләре дә матур аның. Рамил җырга да оста. Аның талантына сокланып утырасың. Егет театр сөючеләр каршында беренче имтиханны «5″легә тапшырды. Рамилгә берсеннән-берсе матур образлар башкарып, театр сәнгатен үстерергә Ходай Тәгалә насыйп итсен«, — диеп язганнар тамашачылар социаль челтәрләрдә.

Талантлы якташыбызны матур дебюты белән тәбриклибез һәм үзенә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Тамашачыларның күңел­лә­рен­дә тирән эз калдырырга, алар­ның мәхәббәтен  яуларга насыйп булсын. Тамашаларыгызны тулы залларда, кочак-кочак чә­чәк бәйләмнәре белән каршы алсыннар!

imageimage3samtatnews.ru 

Просмотров: 558

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>