Рустам Минниханов: татарский язык будет преподаваться два часа в неделю / Компромисс: татар теле дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать кала

B076A8F3-3EF9-4C3D-8976-C6B4485BEA3D_w1023_r1_sПрезидент Татарстана заявил, что такие договoренности достигнуты с федеральным центром. Республика ожидает, когда изменения внесут в федеральные государственные образовательные стандарты (ФГОС).

Сегодня на сессии Госсовета Татарстана президент республики Рустам Минниханов сообщил о результатах переговоров с администрацией президента России по поводу ситуации с татарским языком.

— Мы подготовили вариант, который учитывает все нормы федерального законодательства и законов республики. Он согласован предварительно со специалистами Министерства образования РФ. Этот документ внесен, — сказал президент. Он добавил, что вчера министр образования и науки Татарстана Энгель Фаттахов встретился с главой Минобрнауки РФ Ольгой Васильевой: «Подтверждение есть».

— Учебная четверть начата. Мы заверяем, что нами ни один преподаватель не будет уволен. Мы предпримем все необходимые меры для достаточного количества преподавателей русского языка.В то же время ни один учитель татарского языка в период учебного года уволен не будет. Мы отработаем, уже есть у нас дорожная карта по каждой школе. Люди должны быть спокойны, — заверил Минниханов.

По его словам, сейчас республика ждет новые ФГОСы, согласно которым татарский язык как государственный будет преподаваться два часа в неделю.

— Я уверен, что мы эту работу доведем. Я также вел переговоры с администрацией (президента РФ) переговоры по этому вопросу. Я очень надеюсь, что в ближайшее время мы эту тему сможем разрулить, — резюмировал Рустам Минниханов. При этом он попросил прокурора Татарстана Илдуса Нафикова «вот эти национальные чувства – не надо трогать».

В свою очередь Энгель Фаттахов рассказал о примерных учебных планах. По выбору родителей будет изучаться родной язык – русский, татарский, чувашский, удмуртский, мордовский – в объеме 2-3 часов. В то же время татарский будет изучаться всеми детьми два часа в неделю как государственный язык республики. Ранее эти методические рекомендации прокуратура назвала «незаконными». Министерство образования и науки Татарстана заявило, что они не будет применяться до внесения изменений в федеральное законодательство.

— Мы считаем, что данный подход мог бы стать компромиссным решением… В последние дни руководство нашей республики находилось в активном диалоге с администрацией президента страны по поводу возможности принятия данного варианта… Ольга Васильева вчера, 7 ноября, подтвердила готовность согласовать данное компромиссное решение, — указал Фаттахов.

По словам министра, сейчас республика намерена совместно с Минобрнауки РФ организовать работу по изменению ФГОС.

idelreal.org

* * *

8 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты тикшерелде. Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать, югары сыйныфларда ихтыяри булачак диелде.

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов сишәмбе Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга килүен әйтте.

Икенче чиректә мәкәтәпләр яңа укыту планнары нигезендә укыячак, диде Фәттахов. Башлангыч һәм төп мәктәпләрдә туган тел буларак татар, урыс, чуаш, мари һәм башка телләрне сайларга мөмкин булачак. Алар атнасына 2-3 сәгать керәчәк. Шул ук вакытта татар теле дәүләт теле буларак бу сыйныфларда атнасына мәҗбүри 2 сәгать укытылачак. 10-11 сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне ихтыяри калдыру тәкъдим ителә.

Әлеге карар – компромисс, татар теле дәүләт теле буларак, азрак күләмдә булса да кала

«Әлеге карар – компромисс карар, урыс теле тиешле нормага җиткерелә, туган теллләр өйрәнеләчәк, татар теле дәүләт теле буларак, азрак күләмдә булса да, кала», диде Энгел Фәттахов. Русия мәгариф министрлыгының бу хактагы хаты киләсе атнада килеп җитәр, диде Татарстан министры.

Фәттахов сүзләренә караганда, укучыларның 30 проценты урыс телен туган теле буларак укыту планны сайлаган. Алар урыс телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнәчәк. Нәтиҗәдә урыс теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына 11 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин, бу көн саен ике дәрес дигән сүз. Шул ук вакытта урыс теле туган тел буларак укыту өчен методик эшләнмәләр, дәреслекләр юклыгы турында да әйтте министр.

Энгел Фәттахов шулай ук дәресләр кыскару сәбәпле, 220 укытучының эшсез калуы мөмкин дип белдерде. Ләкин аларның берсе дә урамда калмаячак, дип вәгъдә итте.

Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында «бер укытучы да эштән җибәрелмәячәк», дип белдерде. «Укытучылар, мәктәпләр тыныч булырга тиеш. Канунга каршы бернинди гамәлләр булмаячак», диде ул.

«Чыннан да, зур юл үттек. Үзгәрешләр дә, хисләр дә, ялгышлар да, бер-беребезгә карата әйтелгән сүзләр дә күп булды. Әмма болар барсы да килеп туган вазгыятьне яхшыртмый. Шулай булуга кармастан, без федераль һәм республикабыз кануннарын исәптә тоткан вариант әзерләдек һәм ул Русия мәгариф министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Без бу темага сөйләшүләрне дәвам итәбез, кичә министрыбыз (Фәттахов — ред.) Ольга Васильева (Русия мәгариф министры -ред.) белән очрашты.

Без карар кылдык – бер генә укытучы да эштән җибәрелмәячәк

Без карар кылдык — бер генә укытучы да эштән җибәрелмәячәк. Без рус теле укытучылары җитәрлек булсын өчен кирәкле чаралар күрәчәкбез. Мөмкинлекләрбез бар. Һәм шул ук вакытта быелгы уку елында бер генә татар теле укытучысы да эштән җибәрелмәячәк. Безнең һәр мәктәпкә юл харитасы бар, аны эшләп бетереп киләбез, укытучыларны башка белгечлеккә әзерләү һәм башка юллар карала. Мәктәпләр борчылмаска тиеш. Безнең тарафтан канунга каршы адымнар булмаячак.

Без республиканың дәүләт теле атнага ике сәгать укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз.

Илдус әфәнде, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Милли хисләргә кагылырга ярамый

Шул ук вакытта мин республика прокуроры, Илдус әфәнде (Нәфыйков — ред.) Сезгә мөрәҗәгать итәм. Теге яктан да, бу яктан да күп эмоцияләр булды. Һәм татарлар, һәм руслардан да булды. Милли хисләргә кагылырга ярамый. Бу сорауга чишелеш табылачак. Һәр әйтелгән белдерү яман нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Кем генә булмасын, бездәге вазгыятькә карата нидер әйтсә, тиз хәл итү кирәк. Безнең Дәүләт шурасы комитеты (мәгариф, фән һәм милли мәсҗәләләр комитеты — ред.), Русия мәгариф министрлыгы һәм администрация белән аңлашу бар. Мин алга таба нәтиҗәле эшләү өчен якын арада бу теманы ябарбыз дип өметләнәм.

Рус телен укыту програмында да хәл итәсе әйберләр бар. Алар барсы да якын арада эшләнәчәк

Мин Энгел әфәнденең татар телен укыту методикасын яхшы эшләнеп бетмәве турындагы фикере белән килешәм. Рус телен укыту програмында да бүген хәл итәсе әйберләр бар. Алар барсы да якын арада эшләнәчәк һәм килештереләчәк. Мин республиканың мәгариф системында бернинди сораулар да булмаска тиеш дип саныйм. Без Русия һәм Татарстан Конституцияләренә, кануннарга, Русия мәгариф министрлыгының норматив документларына туры килергә тиеш. Бу юлны үтү кирәк. Монда атта да, тәртәдә дә бар. Әгәр гаеплене эзли башласак, федераль стандартларда республиканың дәүләт теленә урын булмау ана теле мәсьәләсен, укучылар укыячак сәгатьләр проблемын китереп чыгарды. Бүген бөтен бу мәсьәләләр дә җайга керә. Моны, укыту стандартларының таләпләргә туры килүен белгечләр дә раслар һәм прокуратура да раслар дип өметләнәм. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, мин бу мәсьәләнең мөһимлеген һәм җитдилеген тикшерү кирәк дип санамыйм. Әйдәгез, безнең коллегалар бөтен сорауларны Русия мәгариф министрлыгы белән ахырына кадәр җиткерсен. Аннан соң без парламентка башкарган эшебезнең хисабын җиткерербез.» диде Миңнеханов. ​

Сессиядә депутат Разил Вәлиев чыгыш ясап, «Без комитет утырышында Татарстан хөкүмәтенә федераль органнар белән Татарстанда дәүләт телләрен мәҗбүри укыту мәсьәләсендә сөйләшүләрне дәвам итәргә киңәш иттек», дип сөйләде.

Сессиянең бу утырышын дәвам итәргә тәкъдим ителде.

azatliq.org

Просмотров: 365

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>