Камышлы авылы театрының яшь актеры Рамил Рәфыйк улы Шәйхетдинов Буа дәүләт сатира театрында уйный башлаган. Драматург Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява!» комедиясендә сантехник Шәйхи роле белән сәхнәгә чыккан ул.
Буа тамашачыларына Рамилнең сәхнәдә үзен иркен тотуы, ачык дикциясе, матур тембры ошаган. «Әйтерсең сәхнәдә баритон тавышлы опера җырчысы чыгыш ясый. Хәрәкәтләре дә матур аның. Рамил җырга да оста. Аның талантына сокланып утырасың. Егет театр сөючеләр каршында беренче имтиханны «5″легә тапшырды. Рамилгә берсеннән-берсе матур образлар башкарып, театр сәнгатен үстерергә Ходай Тәгалә насыйп итсен«, — диеп язганнар тамашачылар социаль челтәрләрдә.
Талантлы якташыбызны матур дебюты белән тәбриклибез һәм үзенә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Тамашачыларның күңелләрендә тирән эз калдырырга, аларның мәхәббәтен яуларга насыйп булсын. Тамашаларыгызны тулы залларда, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән каршы алсыннар!
Просмотров: 1411
рэхмэт рамиль иркэм.