Татар телен яклауны сорап шигырь язган Зәлинә Хәйруллина: «Мин мәктәп программасыннан канәгать» / Написавшая стихотворение с просьбой защитить татарский язык Залина Хайруллина: Я высказала смелые мысли в своем обращении к народу

703A960817 яшьлек Саба районы кызы Зәлинә Хәйруллинаның күптән түгел интернетта “Мин татарча сөйләшәм” шигыре киң таралды. Ул анда татар халкына мөрәҗәгать итә, туган телне якларга өнди. Бу уңайдан Зәлинәнең үзе белән очрашып сөйләштек.

– Зәлинә, үзең белән таныштыра алмассыңмы?

– Мин Хәйруллина Зәлинә, Саба районының Иске Мичән авылында туып үстем. Хәзерге вакытта миңа 17 яшь. Мин Югары Симет урта мәктәбенең унберенче сыйныфында белем алам. Без гаиләдә алты кеше: минем тагын ике энем һәм сеңлем бар, әтием һәм әнием.

– Синең “Мин татарча сөйләшәм” шигырең интернетта бик тиз популярлашты. Бу шигырьне язу уе синдә кайчан туды?

– Беркөнне без укытучылар белән татар телен саклап калу турында әңгәмә кордык. Татар телен бетерәләр дигән сүз чыккач, татар телен яклап калып, аңа ничек тә булса үз өлешемне кертү теләге туды. Шуңа күрә “Мин татарча сөйләшәм” шигырен иҗат итәргә булдым.

– Əти-əниең сиңа татарча дөрес тəрбия бирделəр дип уйлыйсыңмы? Өйдə гореф-гадəтлəрне тотасызмы?

– Әйе, әлбәттә, һәр бәйрәм саен татар кешесенең нинди йолалары бар, барысын да үтәргә тырышабыз. Гаиләдә гел татарча сөйләшәбез. Безнең авылда татар теле сакланып калган, мин бик тә горурланам моның белән!   

– Татар телен яклап чыгарга курыкмас идеңме?

– Юк, курыкмас идем. Әгәр туры сүзләр кулланып, шундый юллар белән шигыремне язганмын икән, димәк, мин бернәрсәдән дә куркып калмаячакмын!

– Сезнең сыйныфта рус телле укучылар бармы? Алар татар телен камил белеп чыгалармы? Югары уку йортына керерлек дəрəжəдə өйрəнəлəрме яки «ипи-тозлык» кынамы?

– Безнең андый укучылар юк. Бездә һәммәсе дә чип-чиста татар телендә генә сөйләшә.

– Синең сыйныфта «татар теле нəрсəгə инде ул, рус һəм инглиз теллəре генə дə җитə» дигəн сөйлəшү булмадымы?

– Юк, киресенчә, инглиз теле нәрсәгә инде ул дигән темага аралашканыбыз истә, ләкин татар теленә андый сүзләр белән беркайчан да мөрәҗәгать иткәнебез булмады.

– Сине татар теленә укыту программасы канəгатьлəндерəме? Әгәр мөмкинлегең булса, аны камилләштерер идеңме?

– Мәсәлән, дәресләрдә татар теленә багышланган уеннар үткәрер идем. Татар теле дәресе атнасына нибары бер генә тапкыр керә! Мин ул дәресне арттырыр идем. Бер-ике дәрескә күбрәк керсә дә, балалар татар теле буенча белемнәрен камилләштерер иде. Татар теле дәресләрен арттыру ягын карар идем. Программага килгәндә, мин канәгать. Без татар телен җентекләп өйрәнәбез, барысын да белеп калырга тырышабыз. 

  Син үзеңнең килəчəгеңне татар телен үстерү юнəлешендə бəйлəргə җыенмыйсыңмы?

– Җыенам. Әле киләчәктә, мөмкинлегем булса, мин үземнең шигырьләремне бастырып чыгарачакмын. Татар телендәге шигырьләрем башка кешеләрдә дә үз хыялларын чынга ашырырга омтылуны уятырга мөмкин. 

– Татар теле икенче дәүләт теле белән бертигез хокукта яшəсен өчен Республикада нинди шартлар тудырырга кирəк, синеңчə?

– Андый шартлар бар, ләкин дәүләттән генә, зур кешеләрдән генә тормый бит. Халыкның үзеннән тора. Әгәр алар татар телен белергә, өйрәнергә омтылалар икән, бу телне үзләштереп, үз телләрендәге кебек иркен сөйләшәчәкләр. Руслар да, татарлар да – алар барысы да бертигез.

«Татар китапларының саны аз»

 – Татар халкына килəчəктə син хезмəт итəргə əзерме? Ни рәвешле?

– Әйе, мин һәрвакыт әзер. Күбрәк татар телендә китаплар басылып чыгуын теләр идем. Хәзерге вакытта китапханәләрдә рус китапларын табарга мөмкин, ә татар китапларының саны бик аз. Интернет челтәрендә дә шул ук хәл. Белгәнегезчә, анда бихисап китапларның татар теленә тәрҗемәсе юк, шуның өчен безгә мәҗбүри рәвештә русча укырга туры килә. Шулай ук мәҗбүри рәвештә рус телендә сөйләшәбез, мөмкинлекләребез бик аз.

– Əйтик, əгəр бик əйбəт эш урыны, хезмəт хакы, яшəү шартлары белəн Россиядәге берəр төбəктəн эш белән тəэмин итсəлəр, Татарстанны ташлап китəр идеңме?

– Юк. Мин монда туып үстем, минем туганнарым, якын кешеләрем һәм дусларым бар. Алардан читтә үземне күз алдына да китерә алмыйм. Минем өчен алар якын. Нинди генә шартлар булуына карамастан, ризалашмас идем.

– Син яшьлəр өчен татарча чыккан газета-журналлар белән кызыксынасыңмы? Укып барасыңмы?

– Әйе. «Идел» журналын күбрәк алырга тырышабыз. Хәзерге заман язучылары әсәрләре, алар кечкенә генә булса да, безнең өчен шифалы су шикелле. Димәк, кешеләр укый, язучы-шагыйрьләр яратып яза. Бу күренеш безне татар телен саклап калырга өнди. 

– Татар миллəтеннəн булган яшьтəшлəреңə киңəшлəрең нинди? Татар телен саклап калу өчен нишлəргə кирəк? 

– Минемчә, үз туган телеңне, үз туган йортыңны беркайчан да онытырга ярамый. Нинди генә авырлыклар, очраклар булса да, бергә булганда гына җиңеп чыгып була. Шуңа күрә, үз туган телеңне – татар телен якларга кирәк.

Кая бара бу дөньялар? 

Кысалар татар телен, 
Күпме гасырларны кичкән 
Татарның туган телен.
Зур башлыклар күптән качты,
Нинди кыю икәнсез!
Моңарчы якларбыз диеп
Безне алдап йөргәнсез.
Хурлык бит бу…
Эх, милләтем!
Хурлыкның иң зурысы!
Тату яши иде телләр,
Удмурт, мари, урысы…
Кемгә комачау иттек без?
Нигә дип кыланасыз?
Нинди сәбәпкә бу юлы
Сез, зурлар, сылтанасыз?
Минем телем – татар теле,
Мин татарча сөйләшәм,
Һәм үземнең милләтемә
Мин татарча эндәшәм!
Кардәшләрем һәм дусларым,
Әйдәгез, бердәм булыйк.
Кыюлыкны учка җыеп,
Бергәләп каршы торыйк.
Муса Җәлил, Тукай, Алиш –
Яшәгән милләт өчен.
Тарихларда татар теле
Уелып калсын өчен.
“Әни” диеп тел ачыла.
“Әти” дип тибә йөрәк.
Һәр кешегә – миңа, сиңа
Үз телен белү кирәк.

intertat.ru

* * *

В Интернете разошлось стихотворение «Мин татарча сойлэшэм» («Я говорю по-татарски»), написанное 17-летней жительницей Сабинского района Залиной Хайруллиной. Девушка в нем обращается к татарскому народу, призывая защитить родной язык. Корреспондент «Татар-информ» встретилась с автором.

Залина родилась и выросла в селе Старый Мичан Сабинского района. Сейчас ей 17 лет, и учится она в 11 классе. У Залины есть еще два младших брата и младшая сестра, и в семье, говорит девушка, они говорят только по-татарски.

– Ты написала стихотворение «Мин татарча сойлэшэм», и оно быстро распространилось в интернете. Когда родилась идея написать его?

– Как-то мы с учителями обсуждали проблему сохранения татарского языка. Когда стали говорить, что татарскому языку грозит исчезновение, мне захотелось хоть что-то сделать для его защиты. Решила, что те чувства, которые я испытываю, лучше будет сложить в стихотворение.

– Как ты считаешь, родители дали тебе правильное, татарское воспитание? Придерживаетесь ли вы национальных традиций в семье?

– Да, конечно, на каждом празднике стараемся соблюдать все татарские обычаи. В семье говорим только по-татарски. В нашем селе татарский сохранился, и я этим очень горжусь.

– Не побоялась бы выйти в защиту татарского языка?

– Нет, не побоялась бы. Я же высказала довольно смелые мысли в своем стихотворном обращении к народу, значит, никакой страх меня остановить не может!

– Как относятся твои одноклассники к татарскому языку? Никто не высказывается в духе: «Зачем нужен татарский, достаточно русского и английского»?

– Нет, напротив, помню, обсуждали, нужен нам английский или нет. Но о татарском языке таких слов никто у нас не говорил.

– Ты довольна программой обучения татарскому языку. Как считаешь, она нуждается в совершенствовании?

– Мне кажется, можно было бы включить в программу более интересные формы обучения – игры, викторины. Увеличила бы количество уроков, потому что сейчас татарский у нас всего 1 урок в неделю! Должны быть 2-3 урока, чтобы дети совершенствовали знание родного языка. А что касается программы – я довольна. Татарский мы изучаем подробно, стараемся узнать, как можно больше.

– Собираешься ли ты поддерживать развитие татарского языка и в будущем?

– Да, я хочу это делать. Будет возможность, опубликую свои стихи. Возможно, они помогут другим осуществить их мечты.

– Как ты думаешь, какие условия должны быть созданы в республике, чтобы татарский мог равноправно существовать наряду с другим государственным языком – русским?

– Такие условия уже есть. Но это уже зависит не только от государства или высокопоставленных лиц. Зависит от самого народа. Если они стремятся знать татарский язык, изучать его, то, выучив татарский, будут говорить на нем так же свободно, как на родном русском. Татары, русские – они все равны.

 – Ты сказала, что готова служить татарскому народу. В чем это могло бы выражаться?

– Мне хотелось бы, чтобы больше издавалось книг на татарском языке. Сейчас в библиотеках можно найти книги на русском, а татарских книг очень мало. В интернете та же ситуация. Как вы знаете, множество книг там не имеют перевода на татарский язык, поэтому нам приходится читать на русском. Так же и с общением – нам приходится говорить на русском, возможностей очень мало.

– Если тебе предложат хорошее место работы с высокой зарплатой в одном из регионов России, ты уехала бы из Татарстана?

– Нет. Я здесь родилась, выросла, здесь мои родные, близкие, друзья. Я не могу себя представить вдалеке от них. Они для меня очень близки. Не согласилась бы оставить их ни при каких условиях.

– Интересуешься ли ты газетами и журналами, издающимися для молодежи? Читаешь их?

– Да. Особенно люблю журнал «Идель». Произведения современных писателей, даже самые небольшие, для нас как живительная вода. Это значит, что татарская литература живет, люди читают, а писатели и поэты для них пишут. Это нас вдохновляет на сохранение родного языка.

– Что бы ты посоветовала своим ровесникам-татарам? Что нужно сделать, чтобы сохранить татарский язык?

– Я считаю, что никогда нельзя забывать свой родной язык, родной дом. Какие бы трудности не возникали, их можно преодолеть лишь сообща. Поэтому надо защищать свой родной татарский язык.

sntat.ru

 

Просмотров: 886

Комментирование запрещено