Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Минем авылым” бәйгесе дәвам итә

7997Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе оештырды. Эшләрне кабул итү 2017 елның 25 декабренә кадәр дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Бәйгедә 7 яшьтән 78 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала.

“Минем авылым” бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурсның нәтиҗәләре 2018 елның мартында игълан ителәчәк.

Белешмә: 7 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, оештыру комитетына “Минем авылым” бәйгесенә барлыгы 190 гариза кабул ителде.

Бәйгечеләр илебезнең төрле төбәкләреннән: Татарстан (Әгерҗе, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Актаныш һ.б.) Башкортстан (Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк), Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Самара, Киров, Новосибирск өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән бар.

Иң күп эшләр “Туган авылымның тарихы”, “Күренекле якташларым” номинацияләренә килә, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Татар-информ».

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено