Сагынам

i2Сагынам, әти-әнием,
Сез бит хәзер еракта.
Киттегез сез безне ташлап
Мәңге кайтмаслык якка…

Сезнең хәлләр ничек икән?
Шундый беләсем килә.
Төшләремә кергәләгез,
Бигрәк күрәсем килә.

Сагынам, әти-әнием,
Бергә булган елларны.
Бергәләшеп, чөкердәшеп
Чәйләр эчкән чакларны.

Сез бит безнең олы җанлы,
Бик кунакчыл идегез.
Һәр бер кергән кешене
Сыйсыз җибәрмәдегез.

Бик кыен шул сездән башка
Тормыш юлыннан баруы.
Ә безгә дә бик мөһим шул
Балалар бәхетле булуы.

Аларның шатлыгы өчен
Яшәргә тырышырга.
Әти-әнисез бик кыен -
Шуны истә тотарга…

 Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Әтиемә багышлап язган шигъри юлларым бар

* * *

Әниемә багышлап

Просмотров: 1150

Один комментарий

  1. Хәерле иртәләр. Бик зур рәхмәт сезгә, минем шигри юлларга ихтибар биргән өчен. Минем хыялым бар, бу шигри юлларын Бердәмлек газетасында бастырып чыгарырга. Әниебез бик яратып укый иде ул газетаны, көтеп ала иде. Мин дә кайткан чакларда яратып укый идем Бердәмлекне.Чөнки минем шигри юллар күбесенчә өлкән кешеләргә якын дип уйлыйм, ә сайтта өлкән кешеләр бик аз дыр. Тагын бер кат рәхмәтләремне белдереп сезгә һәм укучыларга уңышлар теләп калам Гыйләҗева Нәсимә .