Салават Фәтхетдинов Мактаулы профессор исеменә лаек булды

upload.phpРоссиянең һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеменә лаек булды.

Кичә Казан дәүләт мәдәният институтында уку йортының туган көненә һәм Беренче курс студенты көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Чакырылган кунаклар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов та бар иде.

Бәйрәм барышында Казан дәүләт мәдәният институтының «Татар театр эстрадасы» бүлегенең сәнгать җитәкчесе Салават Зәки улы Фәтхетдиновка Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеме бирелде. Аңа барлык студентлар каршында профессор киеме бүләк ителде.

«Татар-инфом».

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено