«Бердәмлек» газетасыннан, 11 ноябрь, 2017 ел

i

Похвистнево районы, 

Нугай авылы

Рәйсә Шәрип кызы

Сафиуллинага!

Кадерле инәкәебез, ярат­кан әбиебез! Без сине чын кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Син — безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Гел шулай сабыр холыклы, саф күңелле, ягымлы, җаныбызга җылы кояш булып яшә әле.Раббым-Аллаһы, кабул итче зин­һар, чын күңелдән теләгән теләк­ләребезне!!!

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, сәламәт бул,

Иң кадерле, якын кешебез.

Яшәү маягы син безнең өчен,

Кешелегең белән үрнәк син.

Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Изге теләкләр белән ки­леннәрең Нәсимә, Рушания, оныкларың Гүзәл, Гөлназ, Раилә, Ләйсән, кияүләрең Рамил, Руслан, Расих, Руслан, оныкчыкларыңӘдилә, Әмир, Айгөл, Илназ, Камилла, Радмир, Замирә.

* * *

Рәйсә Шәрип кызы 

Сафиуллинага!

Кадерле Рәйсә апакаем, дускаем! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ямьле көннәр, сөенечле иртәләр телибез, сиңа һәркөн саен елмаерга чыксын мең сәбәп, бәхет нуры балкып торсын өеңнең һәрбер почмагында! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен, үз аягыңда йөреп узсын гомерең. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Шаулап чәчәк атып торсын

Бакчаларда гөлләрең,

Бүгенгедәй ямьле үтсен

Киләчәктә көннәрең.

Син яраткан матур кошлар

Сайрасыннар йортыңда,

Исәнлек-саулык, шатлыклар

Юлдаш булсын юлыңда.

Хөрмәт белән дустың Тәгъзимә балалары белән.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Габделхәмит Габделәхәт улы Шагиевка!

Кадерле тормыш иптәшем, әткәебез, яраткан бабабыз! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен

                       сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш

                                      булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Бүләк, улларың Рамил, Раил, кызың Гөлфинә, киленнәрең Гүзәл, Гөлнур, киявең Рөстәм, оныкларың Айрат, Ләйсән, Әдилә, Равил, Камилла.

* * *

Камышлы районы,

Дәүләткол авылы

Талига Мөссәлим кызы Галәлетдиновага – 85 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тор­мыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Әнкәй, һич тә җиңел

                             булмагандыр

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч

                                     картлык

Тели сиңа кызың һәм улларың.

85 яшь — ул әле бик күп түгел,

Тырыш әйдә 100гә җитәргә.

Язсын 100гә җитеп, шатлык

                                         белән

Бергә-бергә гомер итәргә.

Иң изге теләкләр белән Раилә, Флюра, Фәрит, Фәһим гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Наил Сәет улы

Зөбәеровка – 60 яшь!

Сөекле улым, кадерле тор­мыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык, гаиләңә иминлек, бәхетнең тулысын, мә­хәббәтнең олысын телибез. Алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                       шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Изге теләкләр белән әниең Халидә, тормыш иптәшең Сәлимә, улың Руслан, кы­зың Алсу гаиләләре белән, оныкларың Милана, Данир.

* * *

Наил Сәет улы Зөбәеровка!

Кадерле киявебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Туган көнең котлы булсын,

Бәхет алып килсен һәр көнең.

Гомер үтә диеп син сүрелмә,

Кояшныкы булсын гомерең.

Авырлыклар бер дә кичермә

                                           син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Йөзләреңдә һәрчак шатлык

                                         нуры

Балкып торсын, мәңге

                                   сүнмәсен.

Изге теләкләр белән Дамир, Хәбибулла, Равил, Рәмзия гаи­ләләре белән.

* * *

Наил Сәет улы Зөбәеровка!

Кадер­ле кодабыз! Матур юби­­леең белән чын күңелдән кот­лыйбыз. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шу­лай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шат­лык­ларның иң олысын юллыйбыз.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                                 шатлыклар.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                         диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән ко­даң Әмирҗан, кодагыең Гөл­нара.

* * *

Самара шәһәре,

Стара Загора урамы

Гүзәлия Шәрифулла кызы

Таишевага!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең-юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Кемгә бала, кемгә апа,

Кемгә әни һәм туган.

Матур көзне җылы итеп,

Бу дөньяга син туган.

Туган көнең белән котлап,

Бәхетле бул син, дибез.

Ак бәхетләр һәм уңышлар,

Тик шатлыклар телибез.

Әтиең, әниең, сеңелең Мө­нирә, энең Рамил, киле­нең Румия, кы­зың Алия, сеңелкәшең Алсу, энекәшең Илнур.

* * *

Самара шәһәре,

Московское шоссе урамы

Гүзәлия Минәхмәт кызы Кәлимуллинага – 35 яшь!

Сөеклебез! Без сине юби­леең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, кояшлы аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, Рәмис белән пар канатлар булып, бәхетле тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар, килер көннәр яңа шат­лыклар алып килсеннәр. Ба­лала­рыңның хөрмәтен, ту­ган­на­рыңның кадерен тоеп, исән­лектә-саулыкта гомер ки­черүеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең,

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Синең тормыш юлларыңда

Очрамасын киртәләр.

Гел бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен иртәләр.

Кай­нана-әниең Җария, тор­­мыш иптәшең Рәмис, кыз­ларың Лилия, Әминә, зур апаң Дания, абыең Рамил, апаң Фидария, сеңелең Лиана, энең Линар.

* * *

Самара шәһәре,

Ново-Садовая урамы

Гөлфия Ибраһим кызы Вәлиевага – 65 яшь!

Кадерле әнием! Сине чын күңелемнән юбилеең белән котлап, йөрәгемнән чыккан иң изге теләкләремне юллыйм. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен рәхмәт. Мин сине нык яратам, синең белән горурланам.

Котлы булсын туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Янымда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Син булганда гына мин

                                  бәхетле,

Синең белән якты көннәрем.

Минем белән син дә бәхетле

                                             бул,

Сау-сәламәт, озын гомер

                                         телим.

Изге теләкләр белән кызың Зөлфия.

* * *

Гөлфия Ибраһим кызы Вәлиевага!

Кадерлебез! Без сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомер, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек те­ли­без. Кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, гыйбадәтле озын гомер яшәргә язсын.

Сәламәт бул, озак еллар яшә,

Балкып торсын синең

                                     йөзләрең.

Кайгы күрми,

                     шатлык-куанычта

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләр белән якын дусларың Урусовлар, Садыйковлар, Габитовлар һәм Сания, Динә, Нурия.

 

Просмотров: 313

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>