Соңлаган мәхәббәт

i3Нигә инде, нигә, якын дустым,
Йөрәгемдә учак ягасың?
Яз-җәйләрем дә үтте инде,
Көзләремдә чәчәк атасың.

Нигә инде, нигә, якын дустым,
Күзләремә шулай багасың?
Бер карауда утта яндырасың,
Аннан салкын суга саласың.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, якын дустым,
Очраганга минем юлымда
Дәрт-дәрманым ташып тора сыман
Кулларымны алсаң кулыңа.

Көч бирәсең миңа ярышларда,
Көч бирәсең миңа яшәргә.
Бер тамчы да картаясым килми,
Үз-үземне тиңлим яшьләргә.

Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 2045

Один комментарий

  1. Әтәчләр кычкыра авылда,
    Уяндым, ә син юк янымда.
    Чын сөю мөгаен шушыдыр:
    Җәл түгел тәнем дә, җаным да.