Без көчле һәм бердәм!

Самаралыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров сәламли.

Самаралыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров сәламли.

Үткән шимбәдә Самараның Куйбышев мәйданы, ярты елга сузылган реконструкциядән соң ачылып, беренче ку­накларын — Халыклар бер­дәмлеге көнен бәйрәм итүче 15 меңләп кешене кабул итте.

“Самара Арена” стадионына охшатып бизәлгән сәхнәдә көнозын шәһәр музыкантлары чыгыш ясадылар, ә мәйданда төрле мастер-класслар, спорт уеннары оештырылган иде.

Самаралыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров сәламләп, котлауларын җиткерде: “Бүгенге бәйрәм тарихыбызны һәм бай традицияләребезне сак­лап калырга ярдәм итә, рухыбыз ныклыгын һәм ватаныбызны сакларга әзер булуыбызны дәлилли”, — дип тарих дәресләрен искә төшереп үтте, өлкә халкының актив гражданлык позициясендә торуы, тырышлыгы өлкәбезне алдынгы регионнар санына кертәчәгенә ышаныч белдерде.

 

Самаралыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров сәламли.

Самаралыларны өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмит­рий Азаров сәламли.

Ә Тольяттида Халыклар бер­дәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы Николай Абрамов исемендәге мә­дәният сараенда узды. Өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, милли оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы өлкә Халыклар дуслыгы йортының Тольятти филиалын ачу тантанасында катнаштылар.

Филиал ишекләре милли оешмалар өчен 2016 ел ахырында ук ачылган булса, быел инде ул бөтен көченә эшли башлаган. Хәзер шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары бер йортта “яши”, аралаша, бергәләп төрле чаралар үткәрә.

- Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясенә дә бу учреждениедә бүлмә бүлеп биргәннәр иде, тик без үз “йорт”ыбызда калырга булдык. Филиал хезмәткәрләре белән актив хезмәттәшлек итәбез, алар оештырган чараларда катнашабыз. Ә оешма җитәкчесе Анна Суворова безнең милли бәйрәмнәрдә көтеп алынган кунак, — дип сөйләде автономия рәисе урынбасары Зөлфия Галиханова.

Милләттәшләребез Халык­лар бердәмлеге көненә багышланган тантанага үз өлешләрен дә керткәннәр, әлбәттә. Милли ризыклар күргәзмәсенә хал­кыбызның татлы ризыкла­рын пешереп килгәннәр, бик матур “Сөмбелә” хореографик композициясен күрсәткәннәр.

Чарага Самарадан да кунак­лар килгән. Өлкә башкортлары корылтае әгъзасы Зөлхиҗә Шәрәфетдинова бу матур бәй­рәм турында:

- Тольяттиның милли-мәдәни оешмалары үз мә­дәниятләрен күрсәтү нияте белән күргәзмәләр оештырганнар. Немец мәдәни үзәге — милли курчаклар, әрмәннәр берләшмәсе — әрмән әлифбасы белән таныштырды. Өлкә Халыклар дуслыгы йорты тәкъдим иткән төрле милләт халыкларының баш киемнәре күргәзмәсе дә күпләрдә кызыксыну уятты.

Рус, татар, мордва, чуваш, әрмән һәм башка милләтләрнең иҗади коллективлары катнашындагы концерт, һичшиксез, бәйрәмнең бизәге булды.

Рәсми өлештә Тольят­тиның милли-мәдәни оешмалары активистлары губер­наторның Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Араларында татар мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров, “Мордва мәдәни үзәге” рәисе Юрий Демыкин, җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Александр Бикмурзин һәм качакларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче “Славяннар бердәмлеге” оешмасы рәисе Антон Просянкин бар иде, — дип сөйләде.

Күпмилләтле Тольятти шә­һәрендә өлкә Халыклар дуслыгы йортының филиалын булдыру дәүләт милли сәясәтен нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга, агарту эшләре алып барырга, яшьләр белән актив эшләргә ярдәм итәчәк дигән ышаныч белдерәләр милли-мәдәни оешмалар вәкилләре.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено