25 – 27 октябрьдә Самара өлкәсе мәгариф министрлыгы ярдәмендәһәм катнашында Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы Татар мәгарифе көннәре уздырды. Үткән атнада бу зур вакыйга турындагы язманың беренче өлешен бастырып чыгарган булсак, бүген дәвамын тәкъдим итәбез.
Камышлының район Мәдәният йортында гөрләп үткән очрашу кичәсеннән соң, Татарстан кунаклары Иске Ярмәкнең Уфа юлы өстендә төзелеп, быел гына гамәлгә кертелгән яңа кунакханәсендә кунып, иртәнге сәгать тугызда шушы авылның зур тарихлы урта мәктәбенә юл тоттылар. Аларны татарның кунак сые булып саналган бавырсак белән укучылар һәм мәктәп директоры Мәсхүдә Минегали кызы Габидуллина каршы алдылар. Кунакларны сәламләгәннән соң директор мәктәп музеен карап чыгарга тәкъдим итте. Иске Ярмәк авылының тарихын яхшы белгән укучылар Рәйсә Гыймадиева һәм Дилия Сәлимова мәгариф белгечләрен экспонатлар белән таныштырып йөрделәр.
Иске Ярмәк мәктәбе музее
1965 елда тарих укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Әсгать Ваһаҗ улы Мөхәммәтҗанов һәм мәктәп директоры, шулай ук сугыш ветераны Абдулла Ярый улы Шагиев мәктәп музее өчен экспонатлар җыю турында игълан итәләр. Әлбәттә, ул елларда басым сугышта катнашкан авылдашлар истәлеген саклауга юнәлтелә. Шулай ук бу авылның танылган шагыйре Зыя Ярмәки, язучы-революционер Халикъ Садри, гармун ясау остасы Гали Гәрәев турында материаллар туплана, төрле елларда җитәкче булып эшләгән, башка өлкәләрдә танылган якташлар турында мәгълүматлар табыла. Музей 1985 елда ачыла һәм бүгенгә кадәр эшләп килә. Ярмәк җирлегенә караган Иске Ярмәк, Чулпан, Яңа Ярмәк авылы халкы музейга борынгы татар йортында кулланышта булган эш коралларын, өй җиһазларын, кул эшләрен әле дә китереп торалар.
Иске Ярмәк халкы шушы авылга гына хас милли бизәкләрне, киемнәрне, биюләрне, җырларны саклап яши. Моңа музей экспонатлары гына түгел, җирле “Ак каен” халык ансамбленең һәм ике ел элек оешкан җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының татар фольклоры юнәлешендәге эшчәнлеге, авыл тарихын барлап, һәр нәселнең шәҗәрәсен төзеп барган мәчет имамы Габдулла Мөхәммәткәримнең кызыксынучанлыгы ярдәм итә. Иң мөһиме, культура традицияләре бай булган авылда гореф-гадәтләр дә сакланып килә. Моны бу ел башында үткәрелгән Зыя Ярмәкинең 130 еллык юбилеенда да, Иске Ярмәкнең 280 еллыгына багышланган бәйрәмдә дә, “Урам концертлары” дип аталган иҗат бәйгесендә дә, хәтта Татарстаннан килгән мәгариф хезмәткәрләре өчен үткәрелгән ачык дәрестә дә күрергә мөмкин иде. Бу чаралар барысы да татар телендә үткәрелә һәм анда укучы балалар да катнаша.
Иске Ярмәк мәктәбе
Венера Фәһим кызы Әхмәтҗанова 4нче сыйныфта “Сыйфат” темасына үткәргән дәресне мәгариф хезмәткәрләре бик уңышлы дип бәяләделәр. Анда интерактив такта, компьютер кебек заман технологияләре дә кулланылды, укытучы укучыны уйлануга, үз фикерен булдыруга этәрде, дәрес барышында һәр баланың катнашуы, берничә сорауга җавап бирергә өлгерүе теманы тирәнрәк ачарга ярдәм итте.
Дәрес планында каралмаган, алдан әзерләнмәгән хәл дә булып алды. Мингол ага Галиевның соравы буенча 4нче сыйныф укучысы Ләйлә Нәгыймуллина озын гына шигырьне сәнгатьле итеп яттан укып биргәч, кунаклар бигрәк тә җанланып киттеләр, кызчыкның чыгышын кул чабулар, рәхмәт сүзләре белән хупладылар. Профессор, тел белгече Мингол ага Галиевка аның дикциясен төзәтергә урын да калмаган иде бугай.
Ахырда кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән “Сөмбелә” бәйрәмен карарга насыйп булды. Бөтен укучыларының да матур итеп шигырь сөйләүләре, җырлый белүләре куандырды. Казан делегациясе җитәкчесе Гөлия ханым Мусина гаиләдә дә, урамда да татарлыгыбыздан оялмыйча, үзебезнең матур әдәби телебездә сөйләшергә, укытучыларны да, балаларны да Татарстанда даими рәвештә уздырылып торучы татар теле буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга, ә мәктәпне тәмамлагач, Казан уку йортларына кереп, югары белем алырга өндәде, мәктәпкә дәреслекләр, матур әдәбият, таблицалар һәм “Хәрәкәт” дип аталган уку әсбабы бүләк итте. Ә Мингол Галиевның, Айдар Габдиновның һәм гармунчы Динар Бәдретдиновның чыгышы бу татар теле бәйрәменә матурлык өстәп җибәрде. Очрашу күмәк җырланган “Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Кызганычка, бер мичкә балга салынган бер кашык дегет тә булмый калмады. Элек саф татар авылы булып саналган Иске Ярмәк тә соңгы елларда руслашу ягына авыша башлаган икән. Үзем күрдем: дәресләр тәмамлангач, урамга сибелеп чыккан укучылар үзара рәхәтләнеп рус телендә аралаштылар. Укытучылар бу хәлне авылда асрамага алынган рус балалары күп булуы белән аңлаталар. Ә ник аларга да татар телен өйрәнмәскә ди?
Гали авылы
Күз алдыннан Степановка авылының горур һәм ятим мәктәбе китми генә бит. Авыл булсын өчен, мәктәп кенә җитми икән шул. Димәк, яшьләргә эш урыннары булдыру, югары белемле белгечләрне авылга кайтару, күпләп татар балалары үстерү ягын кайгыртырга иде. Мисал итеп Похвистнево районының Гали авылын алырга була. (Татар мәгарифе көннәре кысаларында анда да булырга туры килде). Авылда яшәүче фермерлар да, читтә яшәүче эшкуарлар да эшләп тапкан хәләл малларыннан өлеш чыгарып, авыл мәктәбен, спорт объектларын, мәчетләрне төзекләндереп, яңаларын төзеп (нәкъ шул көннәрдә анда дүртенче “Хөсәен” мәчете ачылды), авылның дәрәҗәсен кайгыртып торалар, дип сөйләде Гали мәктәбенең укыту бүлеге мөдире Гөлчәчәк Шәйхетдинова.
Гали авылы җирләре дә беркайчан да буш ятмый, абзарларда мал-туар да җитәрлек. Дөрес булса, шушы авылның бер танылган фермеры Степановка кырларын арендага алып, икмәк чәчкән икән, дигән сүз ишетелде. Бигрәк тә яхшы. Ятларга калдырганчы, үзебезнең татар егетләре хуҗа булсын иде бу уңдырышлы басуларга. “Эшләгән кешегә эш һәрвакыт табыла” дип, хөкүмәттән ярдәм көтмичә, биргәненә шөкер кылып, үз көчләренә таянып яшәгәнгә күрә, Галидә халык та, мәктәбендә балалар саны да күп. Быел, мәсәлән, беренче сыйныфка 22 бала килгән. Татар теле дә атнага ике дәрес керә, бөтен чаралар да тик татар телендә алып барыла. Мондый күрсәткеч өлкәбезнең башка татар авылларында юктыр, мөгаен.
Камышлы. “Каенкай” балалар бакчасы
Татарстан мәгариф хезмәткәрләре Камышлының 2015 елда гына капиталь ремонт ясалган “Каенкай” балалар бакчасында да көтеп алынган кунак булдылар. Өлкән төркем балалары алар алдында чыгыш ясарга бер дә тартынмадылар. Балалар бакчасы мөдире Ләлә Зәки кызы Хәлилова сүзләренә караганда, биредә балалар нәни чактан ук төрле проектлар өстендә эшләргә, аларны өлкә конкурсларында расларга өйрәнәләр. Алар инде район һәм өлкә күләмендә җиңүләргә ирешеп, призлар да алганнар, ә тәрбияче Зарина Гатауллина губернатор гранты оту бәхетенә ирешкән. Менә бүген дә кызлар һәм малайлар рус телендә “Моя Россия” дип аталган проект тәкъдим иттеләр. Камышлы чишмәләре, мәчетләре турындагы проекты белән өлкә конкурсында җиңү яулаган Ильяс Шәйдуллин, Россия башкаласы Мәскәү турында — Вадим Павлов һәм Камилә Баһаутдинова, өлкә каласы Самара турында — Ралина Баһаутдинова һәм Артур Лемаев, Татарстан каласы Казан турында Азалия Галләмова һәм Лева Зайков тәфсилләп сөйләп, тыңлаучыларны шаккатырдылар. Ә тәрбиячеләр Диләрә Мансурова һәм Гөлфия Шәйхетдинова нәниләр төркемендәге балаларга татар фольклорын, гореф-гадәтләрен, милли уеннарын, җыр-биюләрен өйрәтәләр икән. Бу балалар бакчасында эш татар һәм рус телләрендә алып барыла. Һәм бу бик дөрес тә. Аллаһыдан бирелгән язмышларның кая илтәсе билгесез. Шуңа да балалар бакчасында, мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар икән, колак какмаска. Тормышта дәүләт теле генә түгел, ана теле дә бик мөһим.
Балалар бакчасындагы очрашу нәтиҗәсендә Казанның 112 санлы балалар бакчасы мөдире Сөмбелә Мөхәммәтова һәм Камышлының “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Ләлә Хәлилова Регионара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Аның нәтиҗәләре озак көттермәс, кунакка йөрешү, тәҗрибә уртаклашулар да башланыр әле.
Камышлы мәктәбе
Йомры йомшак нәниләр белән озак итеп саубуллашканнан соң, автобуска төялеп, Камышлының урта гомуми белем мәктәбенә юл тоттык. Самара өлкәсе мәгариф министрлыгының төньяк-көнбатыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин бу мәктәпнең 2000 еллар башында төзелә башлавы, 2013 елның 1 сентябрендә генә ачылуы, ә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен әзерләү училищесы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе, бассейн һәм стадион әле һаман киләчәк планнарында булуы турында сөйләде.
- Укучыларыбызга биредә бик уңай һәм куркынычсыз. Мәктәп тирәли куелган видеокамералар тирә-якны күзәтеп тора, ә балалар бер сменада атнасына биш кенә көн укыйлар. Зур ашханәсе, 520 квадрат метрлы спорт залы, китапханәсе, робототехника һәм компьютер класслары, ике музее, җылы суы һәм башка, һәм башка уңайлыклары булган Камышлы мәктәбендә бу уку елында 479 бала белем ала. Шушы ук бинада районның “Созвездие” балалар иҗат коллективы да урнашкан, — дип сөйләде кунакларны каршылаганда мәктәп директоры Айсылу Хәлиулла кызы Каюмова.
Мәгариф хезмәткәрләре мәктәп китапханәсен карап йөргәндә Айсылу Хәлиулловна Татарстан мәгариф министрлыгына татар телендәге китаплар белән даими тәэмин итеп торулары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Кунаклар да, шуны гына көткән кебек, китапханәгә үзләре белән алып килгән тагын күп кенә матур әдәбият һәм дәреслекләр бүләк иттеләр. Димәк, китап киштәләренә матур итеп тезеп куелган Ләбиб Лерон, Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнзаман Баттал, Нияз Акмал, Альберт Тимергалин, Галимҗан Ибраһимов кебек танылган язучылар янында бүген яңа авторлар да урын алачак. Әле типография буявы исе җилләп тә бетмәгән бу китапларны укучы балалар да табылыр, алар Камышлының шушы матур мәктәбендә үсеп килә, дип ышанасы килә.
90 еллык театры булган Камышлы мәктәбендә бу көнне “Тамчылар” драма түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәтттеләр, татар теле укытучысы Тамара Хисмәтова Һади Такташның “Иптәшләр” шигыре буенча үткәргән “Дуслык белән көчлебез” ачык дәресендә татар халык мәкальләренә мөрәҗәгать иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, ә 6нчы сыйныф укучысы Динара Шәрапова Камышлы шагыйре, язучысы Әнвәр Давыдовның музеен тәкъдим итте. Бу балаларның барысы да Камышлы авылына хас йомшак татар сөйләмендә сөйләшәләр, укыйлар һәм шигырьләр сөйлиләр. Монда ата-аналарның йогынтысы да, татар теле укытычысының тырышлыгы да сизелә.
Элек Камышлы мәктәбендә ана телендә милли чаралар гына уздырылган булса, хәзер инде атнасына бер дәрес ана теле программа челтәренә дә кертелгән, икенчесе факультатив рәвештә укытыла. Укытучылар татар телендә укытуны җәелдерү өчен ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар, мәктәптә дә, мәктәптән тыш чараларда да татар телендә сөйләшәләр, татар ашлары, гореф-гадәтләре буенча төрле чаралар үткәрәләр. Ләкин ана телен яхшы белү өчен бу гына аз, билгеле. Тагын әле балалар өчен Татарстанда чыгып килә торган “Салават күпере”, “Ялкын”, олылар өчен “Казан утлары”, “Сөембикә” кебек Татарстан журналларын, “Бердәмлек” өлкә татар газетасын даими алдырып, укып барсалар бик шәп булыр иде. Шунда гына Камышлы җирлегендә Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалим кебек шагыйрьләр туа башлаячак, китапханәдәге әсәрләр үз укучысын табачак.
Самара
Похвистнево районының Гали авылы мәктәбенә дә сугылып (бу турыда югарыда язган идем инде), сәяхәтчеләр караңгы төшкәндә генә Самараның Халыклар дуслыгы йорты янына килеп туктадылар. Анда кунакларны “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм директоры Фәрхәт Мәхмүтов, оешманың ветераны Азат Надиров һәм бер төркем яшьләр каршы алып, “Туган тел” оешмасы кабинетына озатып куйдылар. Самараның милли оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары татар мәгарифе өлкәсендәге проблемаларыбыз турында сөйләделәр, ә Революция урамындагы Кулинария хуҗабикәсе Равилә Шәкүрова пешереп җибәргән тәм-томнар белән чәй эчеп алгач, кунакларны Халыклар дуслыгы йорты белән таныштырып чыктылар. Алар биредә татар оешмалары бүлмәсе аерым, “Бердәмлек” татар һәм “Ыргыз” башкорт газеталары редакцияләре аерым булуына соклану белдерделәр. Кичке тугызлар тирәсендә генә татарстанлылар Самараның Җәмигъ мәчетенә өлкәбезнең башка милли оешмалары вәкилләре белән очрашуга барып җитә алдылар. Иртәгә аларны тагын да катлаулырак өченче көн көтә иде. Бу турыда газетабызның киләсе саныннан укып белерсез.
(Дәвамы бар)
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
КОНТЕКСТ:
Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре (1)
* * *
В Самарской области завершились Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан
* * *
ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Г.Ф.Мусина: «Камышлы районы — үземнең әби-бабаларымның туфрагы»
* * *
Дошкольные и общеобразовательные учреждения Камышлинского района получили высокую оценку сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
Камышлинский район встретил сотрудников Минобрнауки РТ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
В Самарской области начинаются Дни татарского просвещения
* * *
В Самарской области пройдут Дни татарского просвещения с участием делегации из Республики Татарстан (ПРОГРАММА)
* * *
Подсчитали – прослезились!
Просмотров: 1275