Сәдака таратуны уенга әйләндерделәр

iСорауларыбызга Самарның «Нур» мәдрәсәсе мөгаллиме Наил Мостафин җавап тота.
 
Бер яктан динебез Ислам үзенең канатларын җәергә маташа. Икенче яктан, гореф-гадәтләребезне белмәүчеләр кимеми кебек. Сәдака таратуны мәзәккә әйләндерергә тырышучылар табыла.
 
Баштан ук шуны әйтергә кирәктер. Бу адәм Сәдака» сүзен аңламый. Ул аны акча бирү-алуга әйләндереп калдырырга тырыша. Сәдака — гарәб сүзе. Һәм бу сүз үзебезчә изгелек, яхшылык, дөреслек дигән мәгънәне аңлата.

- Сәдака — акча бирүгә генә кайтып каламы?
 
- Һичтә алай түгел. Беренчедән аның «изгелек» мәгънәсе бар. Ә изгелекне иксез-чиксез эшләп була кешеләргә. Һәр изгелек — сәдака. Беркем дә сәдаканы көчләп тараттырмый. Үзе мохтаҗ булмаган кеше генә сәдака бирә. Хәдистә дә бит: «Сәдаканы иң элек үзеңнән башла», диелгән. Димәк үзең хәлле кеше булырга тиеш.
 
- Сәдаканы теләсә кемгә бирергә ярыймы?
 
- Үзеңнән артса — гаиләңә. Гаиләңнән артса — туганнарыңа. Туганнарыңнан артса — якыннарыңа. Аннары инде җаның теләгән кешегә. Сәдака биргәндә гаиләңә зарар килергә тиеш түгел.
 
- Ни өчен сәдака бирүне туганнардан башларга кирәк?
 
- Бу гамәл туганлык җепләрен көчәйтә. Ярлыларга бирсәң аларның хәер догаларын үзеңә аласың. Сәдака биргәннән мал кимеми, пакъланә генә. Шуны да истә тотарга кирәктер. Биргән сәдакаларыбыз күктән иңә торган бәла-казаларга киртә булып тора. Гөнаһыларыбыз гафу ителә. Кешегә бурычка биреп тору бик саваплы гамәл, хәтта сәдакадан да өстен.
 
- Ни өчен әҗәткә бирү өстенрәк?
 
- Табында сәдака таратканда байларга да, хәерчеләргә дә бирәләр. Бурычка тик ярлылар гына ала.
 
- Табында сәдаканы бертигез таратыргамы, әллә матди хәленә карапмы?
 
- «Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен», ди Китап. Бабайлар акчаны учтан-учка бөгәрләп биргәннәр һәм бирәләр дә. Барчасы да таратучының ихтыярында. Иң мөһиме сәдаканы Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә ризалыгы өчен бирергә кирәк.
 
- Сәдаканы яшерен бирү татар халык гореф-гадәтеме, әллә Китапта бармы?
 
- Атаклы галимебез Риза Фәхретдин үзенең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» җыентыгында язып калдырган: «Кыямәт көнендә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләнең рәхмәт күләгәсенә яшерен рәвештә сәдака бирүчеләр булыр».
 
- Бу кеше сүзе. Ә Коръән ни ди?
 
- «Без биргән малдан күрсәтеп һәм яшерен сәдакалар бирсеннәр», диелә Ибраһим сүрәсендә.
 
- Хәзер дини табыннарга байлар байларны чакыралар да бер-берсенә акча тараталар.
Бу дөресме?
 
- Һәр табында төрле катлам кешеләре булырга тиеш. Моны Китабыбыз таләп итә. Ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга биргән сәдакалар гына гөнаһыларыбыздан арындыра. Биргән сәдакаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Мохтаҗ булмаган кешеләргә сәдака бирү дөрес түгел.
 
- Ә кешенең танышлары арасында мохтаҗлар булмаса.
 
- Ул очракта мәсҗидләргә, мәдрәсәләргә, дин мөгаллимнәренә, динебез Ислам әһелләренә бирергә мөмкин. Бу мәсьәләдә баш ватырга калдырмаган Раббыбыз. «Сәдакалар — фәкыйрьләргә, мескеннәргә,әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга,тоткында булган кешеләргә,бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, Ислам дине өчен Аллаһы Тәгалә юлындагыларга бирмәк Аллаһыдан фарыз ителде» («Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аяте).

Сәдаканың зурысы — намаз уку. Әти-әнине тәрбияләү — сәдакадан. Гомумән һәр изге гамәл сәдака.
Сәдаканы акча бирүгә генә кайтарып калдыру тарлык. Акыллы киңәш бирү — сәдака. Гыйлем өйрәтү — сәдака. Юлларны чиста тоту да — сәдака. Елмаеп сөйләшү дә — сәдака.
 
«Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Наил МОСТАФИН белән әңгәмәне
Шамил БАҺАУТДИН алып барды.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1463

Один комментарий

  1. Меня тоже забавляет и огорчает, когда начинается ты-мне, я-тебе. Или хозяева дома только должны давать, или действительно, те кто может. А эти 10 рублей, которые тебе обратно дают — просто посмешище.