Безнең өчен иң гүзәл пар

Без имени-1Ноябрь башында бездә зур бәйрәм — әтиебез Наил һәм әниебез Халидә Сәгыйровлар алтын туйларын бәйрәм итә­ләр. Алар, кулга-кул тотынышып, тормыш юлыннан 50 ел бер­гә атлыйлар. Танышларыбыз ара­­­сында аларның тату һәм уңышлы гомер итүләренә сок­лан­маган кеше юктыр, мөгаен.

Әтиебезнең балачагы Самара өлкәсе Кошки районының Иске Җүрәй авылында үткән, бүген әниебез белән Ульян өлкәсенең Димитровград шә­һәрендә яшиләр. Алар өйлә­нешкәндә әти политехник инс­титутының өченче курсында укыган. Гаилә башлыгы булгач, әле кулына диплом алганчы ук, ул электромонтаж оешмасына инженер булып эшкә урнаша һәм гомер буе үзе сайлаган һөнәренә тугры калып, хезмәтеннән тәм табып яши. 60 еллык хезмәт юлының соңгы егерме елында әтиебез җитәкче булып эшләп, 2015 елда лаеклы ялга чыкты.

Әниебезнең хезмәт юлы да үрнәк булырлык. 45 ел аш­ханәдә производство мөдире булып эшләү дәверендә ул күпсанлы мактау билгеләре белән бүләкләнде, ике тапкыр шәһәр советына депутат итеп сайланды, ә фотосурәте Мактау тактасыннан төшмәде.

Әтиебезнең бертуганы — күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның соңгы еллары да әти-әниебез карамагында үтте. Умыртка сөягенә уңышсыз ясалган операциядән соң, түшәктә хә­рәкәтсез ятарга дучар булган абыебызны карарга авырсынмадылар алар. Хәбибҗамал әбиебезне дә тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Ә бүген әти Гакыйль абыйга музей төзү өчен проект ясау өстендә эшли.

Без имени-1Әти-әни безгә — өч улларына һәм оныкларына, изгелек, татулык, тырышлык hәм хезмәт сөю үрнәге булды­лар. Алар безнең өчен иң гүзәл пар. Газизләребезне чын күңелебездән алтын туйлары белән котлап, иң изге те­ләк­ләребезне җиткерәбез. Тагын да шулай безне куандырып, үрнәк булып озак еллар исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын иде аларга. Алтын туйлары котлы, гомерләре озын булсын!

Барлык туганнары һәм дуслары исеменнән уллары Ринат Сәгыйров.

Димитровград шәһәре.

Редакциядән: Без дә Наил абый белән Халидә апаны бик яхшы беләбез. Алар гомер буе бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Авыр чаклар да булгандыр, ләкин алар авырлыклар каршында баш имәделәр, сабырлыкларын саклап, бер-берсенә терәк булып, бөтен кыенлык­ларны җиңеп чыга белделәр.

Хөрмәтле Наил абый һәм Халидә апа! Туганнарыгызга кушылып, без дә сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз! Бала­ларыгызның, оныкла­ры­гызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, бәхетле озын гомер итүегезне телибез.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено