Похвистнево районының Мәчәләй авылында Үзәк мәчетнең 30 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Тантанага өлкә мәчетләре имамнары, район җитәкчеләре чакырылган иде, авыл халкы, читтән кайткан кунаклар да җыелды.
Чараны шушы авылда туып-үскән Самара шәһәренең Тарихи мәчете имамы Наил хәзрәт Биктаев Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Догалар укыганнан соң Үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Галиулла хәзрәт Мамышев авылдашларын һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләп, мәчетне төзүгә һәм аның матур гына эшләп килүенә зур өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.
Мәчәләйлеләрне зур вакыйга белән котларга өлкә мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде. «Мәчетләребез тулы булсын, үзебезгә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен”, — дип мөфти изге теләкләрен җиткерде һәм бүген авылның дини тормышында актив катнашучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов, авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов Похвистнево районының күпмилләтле халыклары тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләрен билгеләп, киләчәктә дә Үзәк мәчетнең эшчәнлеге рухи-әхлаки һәм мәдәни кыйммәтләрне, ислам традицияләрен үстерүгә хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерделәр.
- Районыбызда җирле хакимият, төрле милләт халыклары һәм дин әһелләре арасында диалог җайга салынган. Бу Похвистнево җирендә дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә, — диде район башлыгы.
Сүз мәхәллә рәисе Шамил Мамышевка да бирелде. Ул кунакларны Мәчәләй авылының тарихы белән таныштырып үтте, соңгы елларда булган уңай үзгәрешләр турында сөйләде. “Дүрт мәчет имамнары, иҗтимагый совет булдырып, зиратларны чистарту, коймаларын, капкаларын төзекләндерү эшләрен контрольдә тоталар. “Восток” оешмасы рәисе Ринат Искәндәров кышкы көннәрдә юлларны чистартып, мәчетебезгә матди ярдәм күрсәтеп тора. Мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, Самарада яшәүче авылдашларыбыз Фәхретдин Канюкаев һәм Шамил Семыкинның ярдәмнәрен тоеп яшибез”, — дип Шамил әфәнде аларга авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте. Бу сүзләргә каршы Фәхретдин Бәдретдин улы туган авылына ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булуын белдереп, мәчетнең юбилее белән авылдашларын котлады.
Чарага күрше авыллардан һәм районнардан да кунаклар килгән иде. Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим чыгышы халыкның күңеленә хуш килде. “Аллаһы Тәгалә йорты булган авылда бәхет бар. Монда яше, карты, бае, ярлысы юк, бары да бертигез. Һәр мөселманның да хаҗга барырга мөмкинлеге булмаска мөмкин. Андыйларның ислам кануннары буенча яшәве, мәчеткә йөрүе хаҗга тиң була”, — диде ул.
Мәчәләй авылында туып-үскән, дини гыйлем алып, бүген өлкәбез мәчетләрендә имамлык итүче хәзрәтләр Наил Курмаев, Наил Сөләйманов һәм Наил Биктаев та: “Авылда иман нуры саклансын, мәчеткә сукмак суынмасын, азан авазы яңгырап торсын, иншаллаһ!” — дип беренче мөгәллимнәре Әнәс ага Гайсинга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Похвистнево районының Красные Ключи авылы чиркәве атакае Георгий Аношкин мәчәләйлеләр белән бар мәсьәләләрне дә киңәшеп, хәл итүләрен әйтеп үтте. “Бер-беребезне дини бәйрәмнәр белән котлап, матди ярдәм күрсәтешеп, бик дус яшибез. Киләчәктә дә шулай булсын иде”, — диде ул.
Юбилей тантанасының рәсми өлешеннән соң мөселманнар бергәләшеп намаз укыдылар, ә аннан кунаклар “Восток” оешмасының банкет залына юл тоттылар. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында изге догалар укылды, вәгазьләр сөйләнде. Тантананы оештыруда күп көч куйган дин әһелләренә, иганәчеләргә, аш-су әзерләүчеләргә һәркем рәхмәт сүзләре юллады.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1210