Карт ана кайгысы

originalНинди авырлыклар басты сине, ана,
Хәер сорап суздың кулыңны?
Ак яулыклы карчык — олы юлда,
Юкмы әллә улы, кызымы?

Күзләренең нуры тәмам сүнгән,
Уралган бәхете төссез томанга.
Эресен күңеле, диеп, ярдәм кулым суздым
Җылы сүзләр көткән бу җанга.

Түзәлмәде, сабыр күңеле ташып,
Эчен бушатты миңа карт ана:
«Улым да бар, кызым да бар, — диде, -
Мин аларга булдым зур бәла.

Калдым ялгыз гомерем ахырында,
Сагышларга башым уралган.
Йөрәк сыкрый сагыш тулы язмышыма,
Кем соң мине шулай каргаган?

Уйламаган идем татлы йокылардан
Уянганда балам янында,
Кысып, сөеп кайнар кочагыма
Үстерәм, дип, таштан багана».

Ышану да, өмете дә үлгән,
Тик рәнҗеми ана беркемгә.
Ул өйрәнгән бөтен авырлыкны
Үзенең кече белән җиңәргә.

Булган малын биргән баласына,
Саулыгын, кечен җәйгән юлына.
Үзе генә мәшәкать булып калган
Мәрхәмәтсез улы, кызына.

Елатмагыз ана күңелен, диеп,
Мин үтенәм сездән, балалар.
Соң булмасын үкенеч-уфтанулар,
Яшәсеннәр кадер күреп аналар.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1181

Комментирование запрещено