Саргайган ике яфрак

58246556b2ff67.67729112Юлларыма килеп төште
Саргайган ике яфрак.
Ни арада килеп җиткән
Миләшләрне җыяр чак?!

Шулай әллә керәбезме
Сары гомер көзенә.
Матурлыгын да белербез
Икәү булсак гел бергә.
 
Мин үзем шуңа ышанам -
Матур килер көзләр дә.
Яннарымда булсаң, җаным,
Туңдырмас салкын җил дә.

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1190

Комментирование запрещено