ДУМ РФ предложил продлить курс «Основы религиозных культур» до 11 класса / «Чиркәү дин дәресен барыбер кертәчәк, мөселманнарга да әзер булу кирәк»

412668C1-5F92-4D7E-B0BD-BCF0D9CFF854_cx0_cy4_cw0_w1023_r1_sМусульмане России предлагают продлить курс «Основы религиозных культур и светской этики» до 11 класса. Сейчас он преподается только в четвертом классе общеобразовательной школы.

Об этом сообщает Агентство городских новостей «Москва» со ссылкой на первого зампреда Духовного управления мусульман (ДУМ) РФ Дамира Мухетдинова.

«Мы, в целом, за то, чтобы школа была охвачена курсами «Основы религиозных культур и светской этики» с четвертого по 11 класс. И недавно в рамках одной из конференций была предложена парадигма: распространить курс не только на четвертый, но и на пятый класс, а дальше идти по пути охвата всех остальных классов средней школы», — сообщил Мухетдинов.

Соответствующее предложение планируется направить в министерство образования и науки РФ в следующем году. По словам Мухетдинова, муфтий Равиль Гайнутдин поручил председателям ДУМ, ректорам религиозных учебных заведений и авторам пособий подготовить, разработать и предложить на широкое обсуждение для мусульманской интеллигенции и специалистов в области ислама концепцию курса и пособий для обучения в пятом классе к декабрю 2017 года.

На сегодняшний день в рамках курса «Основы религиозных культур и светской этики» родители четвероклассников могут выбрать один из шести предметов.

inkazan.ru

* * *

Русия мөселманнары Диния нәзарәте «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләрен» мәктәптә 4-5 сыйныфларда укытырга, ныклы әзерлектән соң гына урта сыйныфларга кертергә чакыра. Элегрәк мондый тәкъдим белән Урыс православ чиркәве чыккан иде.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре» фәнен укытуда игътибарны 4-5нче сыйныфларга юнәлтергә чакыра. Хәзерге вакытта ул 4нче сыйныфта гына укытыла, әмма Урыс православ чиркәве аны беренче сыйныфтан мәктәп тәмамлаганчыга кадәр укыту тәкъдиме белән чыга.

412668C1-5F92-4D7E-B0BD-BCF0D9CFF854_cx0_cy4_cw0_w1023_r1_s

Ислам мәдәнияте нигезләре һәм православ мәдәнияте нигезләре дәреслекләре.

Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре»н укыту хакында быел октябрьдә Мәскәүдә узган Галимҗан Баруди укулары барышында сүз булган. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин үз чыгышында әлеге фәнне мәктәп программасының 4-5нче сыйныфларында укытырга, ныклы әзерлектән соң гына урта сыйныфларга кертергә кирәклеген әйткән. Әлеге фән кысаларында алты модуль каралган һәм аның һәркайсына ныклы әзерлекле укытучылар һәм дәреслекләр кирәк, дигән ул.

Равил хәзрәт Гайнетдин әйтүенчә, мөселманнар әле моңа әзер түгел. Урыс православ чиркәве исә мәктәп ишеген «ныграк шакый».

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, чиркәү үз дигәненә барыбер ирешәчәк. Шуңа мөселманнар да бу гамәлдән читтә калмаска тиеш. Бу хакта аның белән сөйләштек.

– Дамир хәзрәт, ни өчен Русия мөселманнары Диния нәзарәте элек Урыс православ чиркәве тәкъдим иткәнне хуплап, әлеге фәнне кертергә ризалаша? Русиядә православлар күпчелекне тәшкил итә һәм бу фән керсә, мәктәпләргә православ дине нигезләре тамыр җәячәк түгелме?

Безнең бу өлкәдә бернәрсә дә эшләнмәгән, барысын да әзерләү өчен ким дигәндә ун ел узачак

– Бездән барыбер сорамыйлар, ә Урыс православ чиркәве барыбер үзенекен кертәчәк. Без алар кебек хәзердән үк мәктәптә беренчедән алып унынчы сыйныфка кадәр бу фәнне кертә алмыйбыз. Ләкин, әгәр дәшмичә калсак, ничек уйлаган шулай эшләячәкләр. Шуңа без әлегә 4-5нче сыйныфларда булсын дибез. Ә аннары инде “Ислам мәдәнияте нигезләре” буенча дәреслекләр, укытучылар әзерләнгәч, өлкәнрәк сыйныфларга да кертергә була дип әйтәбез.

Әмма безнең бит әле бу өлкәдә бернәрсә дә эшләнмәгән, шуңа күрә барысын да әзерләү өчен ким дигәндә ун ел узачак. Безгә әзерләнергә шактый вакыт кирәк.

Әгәр бер шулай дәшми утырсак, Урыс православ чиркәве үзенекен эшлиячәк, ә без артта калачакбыз.

– Бүгенге көндә бу фәнне мәктәпләргә кертмәү өчен көрәшү дөресрәк булмасы? Мисал өчен Иваново шәһәрендә 20 бала “Православ мәдәнияте нигезләрен” сайлады, ә ике бала “Ислам мәдәнияте нигезләрен” сайлады ди. Ике бала өчен генә мәктәпнең укытучы тотачагы шикле.

Йә алдап, йә башкача, барыбер үз эшләрен эшлиләр

– Бүгенге көндә Төбәкне өйрәнү фәне (Краеведение) аша бу хәл болай да бара. Безнең мөселман балалары ул фән аша да башка динне өйрәнергә мәҗбүр булалар. Йә алдап, йә башкача, барыбер үз эшләрен эшлиләр. Без читтә басып тора алмыйбыз. Бу хәлләргә әзер икәнебезне күрсәтергә тиешбез.

– Хәзер Урыс чиркәве мөселманнар да «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре» фәнен кертергә риза дип, бу эшне тизләтүне таләп итсәләр?

– Юк, тизләтә алмыйлар, чөнки Русия динара шура тарафыннан документ кирәк. Бу ниндидер конференция нәтиҗәләре яки белдерүләр белән генә хәл ителми. Анда әзерләнгән документларны Русия президенты, Дәүләт думасы расларга тиеш.

4-5нче сыйныфтан соң уңышка ирешкәч кенә, укытучылар һәм дәреслекләр әзер булгач кына бу эшне киләчәктә дәвам итәргә була. Аңарчы – юк. Мөселманнарда әзерләнгән әсбаплар да юк. Бер субъектта да укытучылар белән эшләгәнебез юк. Ә менә Урыс чиркәве эшләде.

* * * *

Билгеле булганча, 2012 елның беренче сентябреннән Русиянең барлык төбәкләренә дүртенче сыйныфлар өчен рәсми рәвештә «Дөнья диннәре мәдәнияте һәм әхлак нигезләре» фәне кертелде. Шушы фән кысаларында укучылар тәкъдим ителгән алты юнәлштән – “Православ мәдәнияте нигезләре” (православ), “Ислам мәдәнияте нигезләре” (ислам), “Буддизм мәдәнияте нигезләре” (буддизм), “Иудаизм мәдәнияте нигезләре” (иудаизм), “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” (дөнья диннәре), “Дөньяви әхлак нигезләре” (әхлак) модульләрен сайлый ала. Татарстанда укучыларга дөнья диннәре яки әхлак нигезләрен сайлау мөмкинлеге бирелде. Бу балалар төрле диннәрне белсен өчен эшләнелде дип аңлатылган иде, әмма кайбер тарафлар Татарстанда «Православ мәдәнияте нигезләре»н кертү өчен көрәш алып бара. Татарстанга яңа митрополит итеп Феофан билгеләнгәч бу хәрәкәт тагын да көчәйде.

Русиянең кайбер төбәкләрендә мөселман балаларына мәҗбүри рәвештә “Православ мәдәнияте нигезләре”нә кертәләр дигән мәгълүмат та булды. Мисал өчен элегрәк Казанда узган бер конференциядә Сарытаудан килгән укытучы Ольга Романцова үз төбәгендә “Православ мәдәнияте нигезләре” укытылуы хакында әйтте. Арада булган мөселманнар да моңа уңай карый, дип белдерде ул. Әмма чиркәүләргә барганда, ул балалар шәмнәр куймый, үзләренең башка дин вәкилләре булуын аңлый, дип сөйләде укытучы. Ижаудан килгән укытучы бу фәнне сайлаганда ата-аналарга сайлау иреге бирелмәве,кайсы фән укытылуын мәктәп җитәкчелеге хәл итүе белән бәйле, диде.

“Яблоко” фиркасе гомумән әлеге фәнне мәктәпләрдән алырга чакырган иде.

azatliq.org

Просмотров: 350

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>