СМИ: Кремль не изменит своей позиции по поводу добровольного изучения татарского языка в школах / РБК: Мәскәү карашын үзгәртмәячәк – татар теле ихтыяри булып калачак

72B51129-1056-4028-B75A-C05F58D8CF8E_cx3_cy0_cw85_w1023_r1_sПозиция Кремля по поводу изучения национальных языков в школах, в том числе и татарского, не изменится.

«Все будет в соответствии с законодательством — национальные языки изучаются на добровольной основе. Это правило для всех национальных республик, исключений не будет ни для кого», — цитирует РБК федерального чиновника.

Эту информацию подтвердил и пресс-секретарь президента Дмитрий Песков На вопрос о том, действительно ли федеральный центр не намерен менять мнение относительно добровольного принципа изучения национальных языков в школах, ответил: «Да. Действительно»

Ранее сообщалось, что учителей татарского языка будут переобучать на географов и историков за счет бюджета РТ.

realnoevremya.ru

* * *

Мәктәпләрдә милли телләрне укыту бары тик ихтыяри булып калачагын РБКга бер федераль түрә, Кремльгә якын чыганак һәм Русия президенты сүзчесе раслаган.

РБК сайты хәбәр иткәнчә, федераль үзәк мәктәпләрдә милли телләрне укыту мәсьәләсендә карашын үзгәртергә җыенмый. «Барысы да канунга нигезләнәчәк: милли телләр ихтыяри өйрәнеләчәк. Бу кагыйдә барлык милли республикаларга да кагыла, бернинди чыгарма булмаячак», дип белдергән басмага бер федераль түрә. Бу мәгълүматны РБКга Мәскәү Кремленә якын тагын бер чыганак раслаган.

РБК шулай ук Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песковка да «федераль үзәк чыннан да мәктәпләрдә милли телләрне ихтыяри өйрәнү турында карарын үзгәртергә җыенмыймы?» дигән сорау биргән. Песков «Әйе, чыннан да» дигән җавап кайтарган.

8 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының 33нче сессиясендә мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты каралган иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов утытырышта чыгыш ясап, «Без республиканың дәүләт телен атнага ике сәгать мәҗбүри укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Мин ышанам, без бу эшне ахырына җиткерәчәкбез. Мин бу мәсьәләдә Русия президенты идарәсе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар. Бик ышанам, без якын арада бу теманы җайларбыз» дип белдергән иде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать мәҗбүри, ә югары сыйныфларда ихтыяри булачак дигән вариант яңгыраган иде. Татарстан мәгариф Энгел Фәттахов та Русия мәгариф министры Ольга Васильева белән күрешүен һәм татар телен укыту мәсьәләсендә компромисс карарга ирешүен әйткән иде.

Шул ук көнне Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков «Милли телне укыту мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеге карамагында» дип белдергән иде.

Сессиянең бу утырышын Мәскәүдән җавап килгәч дәвам итәргә дип килешенгән иде.

azatliq.org

Просмотров: 391

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>