Учителя татарского языка из Татарстана, которые изъявили желание пройти профессиональную переподготовку, хотят преподавать русский язык и работать в начальной школе. Об этом сообщила старший методист лаборатории социализации и воспитания, дополнительного образования Института развития образования РТ Гульнара Гафурова.
По ее словам, большинство обратившихся для переподготовки учителей интересуется преподаванием в начальной школе, а также обучением детей русскому языку и литературе. Также наблюдается интерес к истории, риторике, физкультуре, психологии, технологии, отметила Гафурова.
При этом за три дня в Институт развития образования РТ уже обратились 1368 педагогов татарского языка, желающих пройти переподготовку, передает ИА «Татар-информ».
Ранее Минобразования РТ совместно с Институтом развития образования объявили о начале переподготовки для учителей татарского языка из-за ситуации с его преподаванием в школах. Учителям татарского за счет бюджета Татарстана предлагается стать географами, историками и другими преподавателями предметов школьной программы.
* * *
Профессиональ әзерлек үтәргә теләүче татар теле укытучылары рус теле укытырга һәм башлангыч мәктәптә эшләргә телиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Мәгарифне үстерү институтының социальләштерү һәм тәрбия, өстәмә белем бирү лабораториясе өлкән методисты Гөлнара Гафурова хәбәр итте.
“Бирегә мөрәҗәгать иткән республика педагогларының күбесе башлангыч мәктәптә укыту һәм киләчәктә рус теле, рус әдәбияты укыту өчен әзерлек узу белән кызыксына. Шулай ук тарих, риторика, физкультура, психология, технология белән кызыксыну бар”, — диде ул.
Искәртеп үтик, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпләрдә татар теле укыту белән туган вазгыять аркасында дәресләр саны буенча проблема туган татар теле укытучыларын бюджет нигезендә яңадан әзерлек үткәрә. Киләчәктә рус теле, тарих, география һәм башка предметлар укытырга теләүче татар теле укытучылары өчен узган атна ахырында курсларга җыя башладылар. 15 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына өч көндә яңадан әзерлек узарга теләүче татар теле укытучыларыннан 1368 гариза алынган.
Просмотров: 1351
Нужно не с татарским языком бороться,а со своей безкультурностью! !