Еллар үткән саен сөюем арта минем (Нәсер)

200209016-001Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
«Үтте яшьлек-юләрлек», — дип
Җырларда җырланса да…

(Ирем Сәеткә багышлана)

Кичке аштан соң савыт-сабапарны юып бетергәч, түрдәге бүлмәгә колак салдым да, аннан бернинди дә тавыш ишетелмәгәч, әкрен генә аяк очына басып шунда юнәлдем. Шулчак кинәт синең шаяруларыңны исемә төшердем. Йә ишек артына качып, мине юри куркытырга телисең, йә инде арттан килеп, йомшак кына күзләремне ябасың да, колагыма назлы сүзләр пышылдыйсың.

Әйе, күңел күтәрү, шаяру чараларың күп шул синең. Холкыңны беркайчан да чишеп бетерәлмәм, ахрысы. Кайчак шелтәләп:

-  Кайчан олыгаерсың инде, — дип елмаюыма:

-  Яраткан йөрәк мәңге яшь килеш яши, — дип кочагыңа аласың да, күзләремә карап, озак эндәшми торасың.

-  Әйдә, чәчләреңне бер туйганчы исним әле, шулай яшәү көчем арта, — диясең.

Шундый уйлар белән сиңа күз салсам, кулларыңны баш астына куйгансың да, мендәрсез-нисез йокыга киткәнсең. Әкрен генә диван янына килеп тезләндем дә, синең тигез сулышыңны тыңлыйм. «Арыгансың инде көн буена, җаным, кадерлем, иртә таңнан торып, көнозын ниләр генә күрмәгәнсеңдер дә, ниләр генә эшләмәгәнсеңдер, нинди генә мәсьәләләр чишәргә туры килмәгәндер сиңа», — дип үзеңне чын күңелдән җәлләп куйдым.

Битеңдә балаларга гына хас булган ниндидер ягымлылык, самимилек чагыла. Күзләрең әлегә ябык булсалар да, мин аларның назлы карашын керфек астыннан да күрәм шикелле. Бармак очларым белән йомшак кына итеп иреннәреңә кагылып үттем. Күңел тулып бәхеттән көлгәндә дә, дөньялар җайсызрак вакытта да, алар кирәкпе сүз табып, назлап, мине бөтен дөнья мәшәкатьләреннән яклап кала беләләр.

Күзләремне синнән алалмыйча, күпме сине карашым белән иркәләп утырганмындыр, белмим. Синең дә баш астына куелган кулларың арыган, күрәсең, йокыңнан да уянмыйча, аларны күкрәгеңә куям дигәндә, бер кулың шуып төште. Мин аны әкрен генә учыма алып күкрәгемә кыстым. Искиткеч якын миңа бу куллар. Кирәккәндә көчле булып, тормышның бер авырлыгын да тидермиләр, ә кирәк вакытта алардан да ышанычлы, алардан да җылы куллар юк дөньяда. Шулай назлы хисләр эчендә бетерелгән йөрәгем кушуы буенча, сине кочып алып, башыңнан аягыңа хәтле үбәсем килде.

Шундый якын, ышанычлы, яраткан кешем барлыгына сөенеп бетә алмыйча:

- Йә Ходаем, бергә гомер итүебезгә ничәмә дистә еллар үтеп киткән, ә синең йөзең беренче очрашкандагы кебек үк, бернәрсә дә үзгәрмәгән, тагын да матураеп, якынаеп кына киткәнсең, — дип пышылдадым мин сиңа сокланып.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 1184

Комментирование запрещено