Без — Җир баласы

22718490Беркем көтми безне галәмнәрдә,
Без бит шушы Җирнең баласы.
Җирдә туып, Җирдә гомер кичеп,
Мәңгегә шул Җирдә каласы.

Көтми безне алда ап-ак юллар,
Ул юлларны үзебез ярасы.
Вакыт тузаннарың йота-йота,
Шул юллардан күпме барасы?..
 
Яшибез без Җирдә бер мәртәбә —
Язмышларның булмый яңасы.
Бу дөньяда җисем булып түгел,
Кеше булып килә каласы…

Фәнүзә КӘРИМОВА.

Совет Норлаты авылы,

Челно-Вершины районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1302

Комментирование запрещено