30 октябрьдә Сәяси репрессияләрнең корбаннары көне булып үтте
Үткән гасырның 20-50нче елларында меңләгән ватандашларыбыз, булмаган җинаятьләрдә гаепләнеп, сөргенгә озатылган, төрмәләргә утыртылган һәм атып үтерелгән. Шулар арасында күп кенә безнең дин кардәшләребез — татарлар, башкортлар, казахлар, Урта Азия һәм Кавказ халыклары бар.
Сиксән ел элек, 1937 елның октябрь — ноябрь айларында, Сталин террорының иң фаҗигале көннәрендә, Куйбышев шәһәрендә һәм өлкәсендә НКВД хезмәткәрләре дин әһелләрен, татар зыялыларын, гади эшчеләрне, крестьяннарны кулга ала башлыйлар. Шулар арасында — Мәләкәс шәһәренең ахуны Гатаулла Гөбәйдуллин, Куйбышев (Самара) шәһәре, Оборона урамындагы (хәзерге Тарихи) мәчет имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазин, Спорт сарае урынындагы мәчет имамы Нәҗип Хәбибуллин, Кызыл Яр районының Яңа Кызылсу авылы мөәзине Кашшаф Әхмәтсафин, барлыгы 60тан артык кеше. Алар Елховка районының — Тупли, Кошки районының — Иске Җүрәй, Похвистнево районының — Яңа Мансур, Мәчәләй, Гали, Шенталы районының — Әбдеки, Камышлы район үзәге һәм Яңа Ярмәк, Иске Ярмәк, Ульян өлкәсенең (ул вакытта Куйбышев өлкәсенә кергән) — Иске Кулатка, Черкиле, Әхмәтле, Иске Атлаш, Төгәлбуа, Мулла авыллары кешеләре. Күбесе — дин әһелләре. Алар барысы да 58нче маддә буенча хөкем ителеп, атып үтерелгәннәр.
Бу турыда онытырга бер дә ярамый. Матәм көннәрендә урамнарда, мәйданнарда Сталин терроры корбаннарының исемлекләрен уку гадәте бар. Без үз халкыбызга ул елларда корбан ителгән якташларыбызның исемнәрен искә төшереп үтәргә булдык: Мөхәммәтфатыйх Мортазин, Гатаулла Гөбәйдуллин, Мөхәммәтситдыйк Шәмгунов, Мөхәммәтҗан Әбдюшев, Абдулла Абдрахманов, Хәсән Әхмәтҗанов, Мөхәммәтҗан Курмакаев, Шәйхетдин Җәләлетдинов, Мостафа Гыйльманов, Вазыйх Мифтахов, Исмәгыйль Хәсәнов, Шаһиәгъзам Гафаров, Назыйф Тимербулатов, Сафиулла Хәлиуллин, Хәтимулла Батталов, Якуб Мостафин, Ибраһим Шәйхетдинов, Мөстәкыйм Хәбибуллин, Һадиулла Камалетдинов, Якуб Кутуев, Локман Мәгъдиев, Закир Миникеев, Әхмәтзыя Локманов, Мөхәммәтҗан Әсәнов, Ибраһим Бикеров, Нәҗип Хәбибуллин, Хөсәен Кутуев, Нурмөхәммәт Кутуев, Миннутдинов Әбугали, Сәгъдәтулла Халитов, Хөсәен Давыдов, Кашшаф Әхмәтсафин, Минегали Әбүбәкеров, Гөбәйдулла Хәбибуллин, Минегата Садретдинов, Исмәгыйль Мортазин, Абдрахман Батыров, Зариф Закиров, Ярулла Хәмдиев, Әбүшахман Әксәнов, Салаватулла Гыйсматуллин, Әхмәтсафа Мусин, Гыйрфан Гыйльманов, Нургата Галләмов, Сәлах Сабитов, Гәрәй Сәйфуллин, Бәдретдин Курмакаев, Әхмәдулла Хәбибуллин, Файрукша Төхвәтшин, Хәйретдин Шабаев, Сәйфетдин Шәмсетдинов, Хәйрулла Йосыпов, Гасыйм Ярмиев, Нәҗип Ярмиев.
Шамил ГАЛИМОВ,
Самара төбәген өйрәнүче, тарихчы.
Просмотров: 1330