2017 ел Экология елы дип игълан ителгән иде. Безнең Похвистнево районында бу темага ел буе төрле чаралар үткәрелеп торды. Шуларның соңгысы — Подбельcки авылында “Желаю тебе, Земля моя родная” исеме астында узган фестиваль. Чарага районның өлкән яшьтәге кешеләре, администрация вәкилләре чакырылган иде.
Район башлыгы Юрий Рябов халыкны кайнар сәламләп, бәйрәм белән котлады, рәхәтләнеп ял итәргә чакырды. Урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов өлкәбездә табигатьне саклау буенча үткәрелгән чаралар белән таныштырды, бу юнәлештә Похвистнево районының да актив эшчәнлек алып баруын белдереп, җитәкчеләргә, халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Аеруча актив якташларыбызны Александр Иванович Губерна Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Алар арасында мин дә бар идем. Әлбәттә, сәхнәгә буш кул белән чыкмадым, урман хуҗалыгы министрына үзем пешергән бавырсакларымны тапшырдым.
Һәр бүләкләү җыр-бию белән үрелеп барды. Район үзешчәннәре табигать темасына музыкаль чыгышлар әзерләп килгәннәр иде. Рус, татар, чуваш телләрендә яңгыраган җырлар, дәртле биюләр бәйрәмне тагын да бизәп, ямь өстәп җибәрде. Галиле Кәүсәр Маннанова да 5 яшьлек оныгы Камилә белән Габдулла Тукайның “Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп, тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Юрий Рябов һәркемнең чыгышын югары бәяләп, Мактау кагәзьләре, бүләкләр тапшыра барды.
Чарада “Безнең йорт” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне район вәкилләре җыелышы рәисе Владимир Ромаданов бүләкләгәндә экраннан райондагы иң матур йортларның фотосурәтләре күрсәтелеп торды. Коймалары матур рәсемнәр белән бизәлгәне — авылдашыбыз Нәфисә Талипованыкы. Ә Мидхәт һәм Гөлфия Низаметдиновларның йорты яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Нинди генә гөлләр үстерми алар! Ике ятим бала тәрбияләүче бу авылдашларыбыз турында фестивальдә күп җылы сүзләр яңгырады. Залда утырган галилеләр алар өчен горурлык хисе кичереп, чын күңелдән куанып утырдылар.
Похвистнево районының башка авылларыннан да “Иң шәп йорт” номинациясендә җиңү яулаучылар шактый күп иде. Бу көнне Большой Толкайдан — Наталия Качаргина, Ахрат авылыннан — Лариса Васильева, Подбельскидан Надежда Колесникова, Тюгаевлар гаиләсе һәм башкалар бүләкләргә ия булдылар. Районның 14 авыл җирлеге арасыннан Красный Ключ, Урта Аверкино, Зур Толкай һәм Савруха экологик яктан чиста авыллар дип аталды. Аларның җитәкчеләренә Юрий Рябов рәхмәт әйтте һәм: “Башкалар да сездән үрнәк алсын иде”, — дип Мактау кагәзьләре тапшырды.
Фестиваль кысаларында көзге уңыш күргәзмәсе дә оештырылган иде. Осталар яшелчәләрдән ниләр генә ясамаганнар! Монда кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да бар. Яфраклардан иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора. Бу гүзәллеккә карап, үзебезне әкият дөньясында йөргәндәй хис иттек. Табигатьне, яшеллек дөньясын ихлас яраткан кеше генә җирдә шундый могҗиза тудыра ала торгандыр.
Оештыручыларга, безне фестивальгә чакырган авылыбызның социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Фәһимә Зариповага рәхмәтләребезне белдереп, чарадан канәгать булып кайттык.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
КОНТЕКСТ:
В Похвистневском районе проживают жизнерадостные люди с активной гражданской позицией / Көмеш чор осталары бүләкләнде
Просмотров: 1133