Дусларым-сәхнәдәшләрем

минвагиз

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ, Камышлы драма түгәрәгенең элеккеге (1959 – 1962 еллардагы) җитәкчесе.

Камышлы халык театры тарихыннан бер сәхифә

Бервакыт (2003 елның җәе булгандыр) Камышлыга барып чыккач, Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йортында бер гасырлык тарихы булган халык театрына багышланган фотовитринаны күрдем дә күңелемдә хатирәләр яңарды. Ирексездән бу иҗат коллективы тарихына кагылышлы минем яшьтәшләрем-дусларым язып калдырган сәхифәләр дә бар ич, дип уйлап та куйдым… Менә хәзер шул турыда язасым килә.

Камышлы театры турында беренче хәбәрне миңа район типографиясендә эшләүче Сәгыйть абзый Галиуллиннан ишетергә туры килде. 1959 елның августыннан “Югары уңыш өчен” район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли генә башлаган идем әле, Сәгыйть абзый белән һәркөнне диярлек очрашып сөйләшәбез. Әлбәттә театр турында да сүзләр була. Аның: “Спектакльләрдә мин дә күп уйнадым. Инде олыгаеп барам. Сәхнәдә хәзер сез, яшьләр, уйнагыз инде, ә без тамашачы гына булырбыз”, — дигәне әле дә хәтеремдә.

Бу фикерне мин дә хупладым һәм эшкә керештем. Шул чакта сәхнә, артистлар тормышы белән азмы-күпме таныш булуым да искә төште.

Казан дәүләт университетын тәмамлаганда “Шәриф Камалның “Козгыннар оясында” драмасының сәхнә тарихы” дигән темага диплом эше язып, аны “бишле”гә яклаган идем. Материаллар туп­ла­ганда таныл­ган режис­сер­лар Ш.Сарымсаков, Г.Илья­­­сов, мәшһүр артистлар Х.Әбҗәлилов, Х.Уразиков, Н.Гай­нуллин һәм башкалар бе­лән очрашырга, аларның ис­тәлек-хатирәләрен ишетергә насыйп булды. Күп тапкырлар аларның исән чакларында сәхнәдә уйнауларын күрү бәхе­тенә дә ирештем.

Шулар мине эшкә рухландыргандыр да инде. Камышлы театрына яңа репертуар сайлый торгач, драматург Кәрим Әмиринең “Зәңгәр күл” исемле пьесасына тукталдык. Ул заманда Камышлы район Мәдәният йорты “Яңа тормыш” колхозы идарәсеннән бераз астарак, сөзәк тау битенә урнашкан агач бинада иде. Кичләрен яшьләр белән бергә шунда җыелып, репитицияләр үткәрә башладык. Мин, фәкыйрегез, оештыручы да, режиссер да булдым. Спектакль ике-өч айдан әзер иде инде. Без аны 1959 елның 13 декабрендә тамашачыга тәкъдим иттек.

Архивымда берничә фо­то­рәсем дә сакланган иде. Бе­ренчесендә: Галәви ролен­дә мин үзем — Минвәгыйз Зәй­нет­динов, Гайфи — Тәлгать Хәйруллин, икенче рәсемдә спек­такльдән соң бөтен иҗат төр­кемебез тасвирлана. Барыбыз да гримнарда.

Спектакльдә 17 үзешчән уйнаганбыз. Алар арасында мин үземнән уң якта утырган комсомол райкомының икенче сек­ретаре Дамир Әхмәтгалиевне, аның янәшәсендә — район китапханәсе мөдире Мохтәр Сафиуллинны, өченче рәттә — Фәния Вәлиәхмәтованы, райбашкарма комитеты секретаре Тәлгать Хәйруллинны күрәм, кызганычка каршы, калган сәхнәдәшләремне танымадым.

Мәдәният йортында, спек­такльләрдән тыш, концертлар да куела иде. Әнә, өченче рәсемдә без өчәүләп (Дамир Әхмәтгалиев, Җәүдәт Бәд­ретдинов, Минвәгыйз Зәй­нетдинов) сәхнәдә җыр сузабыз. Бер концертта редак­ция­дәге хезмәттәшләрем Хәй­дәр абый Хәлимуллин, Галина Подтяжкина һәм Ирек Шакиров бе­лән дә сәхнәгә чыгарга туры килгән иде.

Шунысы кызганыч, мин бу рәсемнәрне Камышлы рай­оны­ның Мәдәният бүлегенә җи­бәргән идем. Тик аларны югалт­каннар.

1960 елның көзендә без икенче спектаклебезне дә өл­герттек һәм сәхнәдә уйна­дык. Бу хакта “Югары уңыш өчен” газетасында (18 ноябрь саны, 1960 ел) “Осталык үсә бара” дип язып та чыккан идек. Хәбәр әллә ни зур булмаганлыктан мин аны тулысынча диярлек тәкъдим итәм:

“Район мәдәният йорты­ның үзешчән драма түгәрәге драматург Гөлшат Зәйнә­шеваның “Сәер мәхәб­бәт” ди­гән спектаклен сәхнәгә куйды.

Беренче күренеш үк аның яхшы хәзерләнүен, уйнау­чы­ларның рольләр өстендә бик тырышып эшләүләрен күрсәтте. Айзирәк һәм Рәхим Камали рольләрен башкаручылар Мәрьям Сәлахова һәм Минвәгыйз Зәйнетдиновның оста итеп уйнауларын аеруча билгеләп үтәсе килә…”

Автор, спектакльдәге кайбер кимчелекләргә дә тукталып, хәбәрен: “Гомумән, драма түгәрәге әгъзаларының башкару осталыгы үсә баруы безне бик шатландыра. Киләчәктә тагын да уңыш­лырак спектакльләр булыр дип ышанабыз”, дип тәмамлый.

Әйе, андый спектакль дә туды. Гамир Насрыйның “Яшел эшләпә” дигән комедиясен сәх­нәләштердек. Төп рольне, стиляга егетне, үзем башкардым. Хубҗамал һәм башка рольләрдә уйнаган сәхнәдәш дусларымны, кызганычка каршы, берсен дә хәтерләмим. Спектакльне без Камышлының үзәк урамында урнашкан яңа Мәдәният йорты сәхнәсендә куйдык.

Шунысын да әйтим: һәр яңа спектаклебез районның күпчелек татар авыллары сәх­нәләрендә күрсәтелә иде.

Яшьлек елларыбызны, ва­кытыбызны юкка исраф итмә­гәнбез, киләчәктә Камыш­лының “Халык театры” исемен алачак иҗат коллективының уңыш­ларына үзебездән бераз өлеш керткәнбездер, дип уйлыйм.

Тик шунысы кызганыч — сәхнәдәш дусларымның кай­берләре инде мәңгелек йортка күчте. Һәркайсының урыны җәннәттә булсын. Амин.

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ,

Камышлы драма түгәрәгенең элеккеге (1959 – 1962 еллардагы) җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1239

Один комментарий

  1. Юкка гына хэйкэл ачмыйлар бит.