Үткән елда россиялеләр “Восток” космос корабында галәмгә кеше очырылуының 55 еллыгын бәйрәм иткән булсалар, быел “Энергия-Буран” ракетасының 30 еллыгын билгеләп үтәбез. Билгеле, аны төзүдә бик күп милләттәшләребезнең хезмәте бар. Шуларның берсе — Миңлетаһир Байбеков, газетабызның актив хәбәрчесе. Ул космик корабларны орбитага чыгару өчен төзелгән “Энергия-Буран”ны беренче мәртәбә (һәм соңгысы да) космоска очыру шаһиты да булган. Бүген ул шушы истәлекләре белән уртаклаша.
…Бу көнне мин бүгенгедәй хәтерлим. 1987 елның 15 мае иде. Безне, Байконурда эшләүче конструкторларны һәм башка хезмәткәрләрне, автобусларга утыртып, старт мәйданыннан ераккарак алып китеп ышыкладылар. Шулай да без Байконур вакыты белән төнге 23 сәгать 30 минутта старт мәйданын ут чорнап алганын күреп тордык. Һәркемнең башында: “Очып китәрме, җиргә төшәрме?” — дигән уй сулкылдый. Хәер, Бураныбыз сынатмады, һавага күтәрелеп, күздән югалды…
Берәр сәгать үткәндерме, юкмы, безне баш конструктор бүлмәсенә чакырып алдылар. Тын да алмый нәтиҗә көтәбез. Менә ракетаның без исәпләгән биеклеккә күтәрелүе, билгеләнгән программасын уңышлы үтәве турында хәбәр килеп иреште. Безне иксез-чиксез горурлык хисе биләп алды, һәм шатлык авазлары алкышларга күмелде.
Горурланырлыгыбыз бар иде шул. Космоска менеп-төшеп зур габаритлы космик корабларны орбитага чыгаручы “Энергия” ракетасын ясауда Советлар Союзының 1206 оешмасы хезмәткәрләре катнашты.
“Энергия-Буран” космик системасының эскизы 1976 елда ук эшләнә башлаган иде. Аның үзәк, старт алу һәм тоташтыру блоклары (аларны “Я” блоклары дип атыйлар) Идел буе филиалында, төгәлрәк әйткәндә, Куйбышевның “Прогресс” ракета-конструктор үзәгендә эшләнде. Аларның эскизларын ясауда конструкторлар төркеме җитәкчесе, сектор башлыгы Иршат Шәйхиев, әйдәп баручы инженер-конструктор Илсөяр Гыйззәтулин, сызымнарны калькага күчерүче, копия ясаучы Рауза Биктаһирова, инженер-конструктор Миңнеразия Шәйдулова, әйдәп баручы инженер-программист Галия Бакулина (Байбекова), аның сеңелесе, өлкән техник Наилә Байбекова, ирле-хатынлы Наил һәм Алия Мәхмүтовлар, Мәгариф һәм Розалина Раяновлар, Таһир һәм Наилә Мамышевларның куйган хезмәте бәя биреп бетергесез зур.
Милләттәшебез Равил Әхмәтов белән аеруча горурланабыз. 1973 елда ул Куйбышевның политехник институтын Кызыл диплом белән тәмамлап, “Прогресс” заводына эшкә урнаша һәм бүлек җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үсә. Бүген дә ул “Прогресс” ракета-космик үзәгенең генераль конструкторы, үзәк конструктор бюросы начальнигы булып эшли әле.
Кызганыч, “Энергия-Буран” программасы гомерсез булып, тиздән ябылды, ә аны төзегән акыл ияләре эшсез калды. Шулай да без хезмәтебез заяга китмәгәндер, космик корабларны орбитага чыгаручы “Энергия”ләрнең вакыты җитәр әле, дип өметләнәбез.
Миңлетаһир БАЙБЕКОВ,
конструктор.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1076