«Балаларыбыз, оныкларыбыз намазлыкта булып, татарча сөйләшсә, милләтебез үлмәячәк”

0555 005

Рәим ИСМӘГЫЙЛЕВ .

Дәүләт тарафыннан халыкка тулы иреклек бирелсә дә, әле бүген дә татар динебез Исламча яшәүдән уттан курыккандай курка.  

Әңгәмәбез Алимовка авылы (Сергиевск районы) имамы Рәим ИСМӘГЫЙЛЕВ белән. 

 

- Динебез Ислам юлына кайчан кереп киттегез һәм нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Чынлап торып, дин юлына пенсиягә чыккач бастым. Безнең буын советлар чорына туры килде. Замана кешене бозмый. Кеше замананы боза. Дәһриләр диктатурасы чорында яшәсә дә, әниебез дини күзлектән бик укымышлы иде. Күңел түребезгә динне әнкәй сеңдерде, чөнки үзе дә бик дини мохитта тәбияләнеп үскән.

2009 елда җәмагатем белән хаҗга бару бәхетенә ирештем.

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән, авылдашларыбыз, җыелышып бергә мәсҗид салдык.

- Намазга кайсыгыз иртәрәк басты. Хатыныгызмы әллә үзегезме?

- Әүвәл үзем бастым. Аннары хатыным.

Намазга җәмәгатем белән бергә йөрибез.

Авылыгыз зурмы?

Зур түгел. Күбесе картлар. Яшьләр Самарга һәм Толйаттига юл тота. Балалар әз. Картлар әкрен генә мәңгелеккә күчә бара.

 - Туйлар буламы? Никахтан соң аракылы мәҗлес уздырыламы?

- Туйлар була.Никах укыйбыз. Нәсел-ыруымда туйлар никах белән түгәрәкләнә. Ике улым, кызым мөстәкыйль тормыш алып баралар. Инде биш оныгым, дүрт туруным (правнук) бар. Аллаһыга шөкер.

- Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне аңлыйлармы?

- Аллаһыга шөкер, балаларым да, оныкларым да мине аңлыйлар.

- Үзегезнең балачак нинди гаиләдә узды?

- Ун бала булып яшәдек. Барлык авырлык әнкәй җилкәсенә төште. Әти иртәрәк китте мәңгелеккә.

- Көрәктәй кулларыгызга карап, шундый фикер туа. Сез катлаулы тормыш юлын узгансыз.

- Минем куллар эштә чыныкты. Урта белем алгач, егетләр һөнәрен сайлап алдым. Механизация мәктәбен тәмамладым. Күмәк хуҗалык кырларында җир сердем, иген урдым, ашлык суктырдым. Агрономлыкка белем алдым. Утыз ел колхозда эшләдем.

- Авылыбыз кечкенә, яшьләр шәһәргә китә, дисез. Күңелсез түгелме авылда.

- Бәйрәмнәрдә авыл тутырып кунак кайта. Мәш киләбез. Авыл зураеп китә. Күңел төшәргә вакыт юк. Һәр өйдә «Татарстан Яңа Гасыр» сөйләп тора. Казаннан вәгазьләр тыңлыйбыз.

- Дини сабакны «Татарстан — Яңа гасыр» аша гына аласызмы?

- Ул бер чыганак. Ләкин дә бердәнбер түгел. Елына бер мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә килепбелемебезне камилләштереп кайтабыз. Моның өчен без мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинга олуг рәхмәтләребезне әйтәбез.

«Сәлам» гәҗитәсенә рәхмәтләребез чиксез. Һәр санын укып барам. Һәр саны гыйлемлек өсти.Гәҗитәдә язылганнарны халыкка җиткезәбез. Хезмәткәрләренә Аллаһы Тәгаләдән саулык һәм зиһен байлыгы сорыйбыз.

- Татар милләтенең киләчәге бармы?

- Татарны Исламнан аерып булмый. Безне 600 ел изделәр. Ә хәзер дәүләтебез динебез Исламга тулы иреклек бирде. Бу бит - бәхет! Берсе хак. Динебез Ислам юлыннан барганнар үзләре дә, балалары да, оныклары да, туруннары да (правнуки) татар булып яшәячәкләр, Аллаһы теләсә.

Балаларыбыз, оныкларыбыз, намазлыкта булып, татарча сөйләшсә, милләтебез үлмәячәк.

 Имам Рәим ИСМӘГЫЙЛЕВның серләрен Шамил БАҺАУТДИН чиште.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1011

Комментирование запрещено