Янкилар тотса якаң…

b5fa2b2f6171ca0d4133580ba8a9ca88_500_0_0Гаделсезлек, тигезсезлекләр Россиядә катлы-катлы. Телләрне кысрыклау, милли мәктәпләрне ябу, азчылыкларга аларның милли аңын, милли үзенчәлекләрен юкка чыгарачак тәртипләрне көчләп тагу өстенә, милләткә, нәсел-ыруга карамаган матди тигезсезлек тә биредә чиктән ашкан: ил байлыгының 71 проценты 1 процент үтә байлар кулында бүген.

Тик менә Октябрь инкыйлабының 100 еллык юбилее чорында экспроприация, ягъни “таланганны тала” дигән революцион шигарь кабат кулланышка кереп, әлеге юнәлештә күпмедер хикмәтле, бер үк вакытта ярыйсы ук дөрес гамәлләр дә көтелә. Тагын җәмгысы ике-өч айдан Россиядә чирек гасыр буе үрчегән карак-олигархларның, ришвәтче чиновник­ларның бик тә авырттырып койрыкларына басмагайлары. Юк, сайлаулар аркасында яхшатланып, үзебезнең югары власть аларны “раскулачивать” итәргә җыенмый. Анысы – кысыр өмет. Ул ка­вемгә җәза, безгә – таланганнарга сөенеч вә ярдәм, легендар персонаж Остап Бендер әйтмешли, чикнең теге ягыннан киләчәк. Россиядәге сайлау кампаниясе иң кызган чорда АКШ администрациясе Россия олигархлары, югары чиновник­ларының чит илгә илтеп яшергән активларын конфискацияләргә җыена. Зин­нәтле сарайлар, банктагы миллион-мил­лиар­длар, анда ачылган фирма-ком­па­ния­ләр – “уңган-булганнарыбыз” “кара көнгә” дип илне, халыкны талап җыйган криминал маяның күләмен кайбер чыганаклар, аерым алганда Американың финанс разведкасы, АКШта гына да 2 триллион (!) доллар дип бәяли. Тартып алу – бер, исемлекләр төзелеп, анда исем-фамилияләрдән тыш тугыз, ун урынлы саннар – кемнең күпме “шуытканы”, хатынына, баласына, кода-кодагыена күпме яздырганы да күрсәтелү көтелә. Менә шундый сайлау алды бүләге.

Башкарып чыккан очракта бу санкцияләрнең дәва­мы, аларның иң үтемлесе генә түгел, сенсацион фаш итү, йөзләгән байгура, чиновникка “карак” дигән рәсми кара тамга салу һәм аларны ыштансыз калдыру да булачак. “Күлләвек”нең теге ягында барысы да Трамптан гына торса, судан коры да чыгарлар иде, бәлки. Тик җирән абзый күптән инде Конгресс кулында – чыланырга, пычранырга, ярлыланырга да туры килмәгәе.

Байларыбызның әлегә моңа ышанасы килми. Ничек инде егерме биш ел буе “тир түгеп” җыйган мөлкәтеңне бер сел­тәнүдә тартып алсыннар? Куркыталардыр гына. Ахыр чиктә Илбашы ул “этләр­гә” берәр сөяк ыргытыр да (мәсьәлән, Донбасс язмышын хәл итүне Украинага калдырабыз, дияр), дошманнар шуңа риза-шөкер булыр, читләрнең “хәләл” байлыгына ымсынмас. Янки дигәч тә алай, кагылгысыз кесәләр дә бар ич әле.

Ә бит бу эшне, әлбәттә, йомшаграк җәеп (үз бурларыбыз ич), Кремль күптән инде үзе эшләргә тиеш булгандыр. Байлар белән ярлылар арасындагы упкынны сайрак итү, байлар хисабына халыкның тормышын аз булса да яхшырту җәһә­теннән. Әмма алар бу гамәлне һаман саен артык күреп килделәр. Халык дәшмәгәндә ник әле һаман Тимченко, Ротенберг, Сечиннар белән ахирәт булып, беренче аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәмәскә? Әммә гел генә алай бара алмый. Урамда ХХI гасыр һәм Россия элитасы өчен шактый авыр заманнар килү ихтималы арта…

Ашкынулар ялгышуга илтә. Россия­дәге идарәче элитаның кайсы юлда торганын бер җөмлә белән әйтеп биреп булыр иде. Илне, халыкны таларга юл кую гөнаһыннан тыш, ахыр максат – теләсә нинди юллар белән Россиянең бар кыйтгаларга ук булмаса да ярты дөньяга йогынтысын, теләсә кайда сүзен сүз итү мөмкинлеген кайтарып, илнең бөеклеген беркетеп кую. Болай кыланганда массаларны илдәге тормыш сыйфаты, аның түбәнлеге, социаль гаделсезлек турындагы “көфер” уйлардан аерып тору да шактый җиңел. Ихтибарны читкә юнәлтүдә тышкы тыйнаксыз сәясәттән тыш кайчак эчкесе дә ярап тора. Эчке сәясәттә дә хәлиткеч “җиңүләргә” ирешергә мөмкин.

Мәсьәлән, азчылык халыклар телләрен җәһәннәмгә озатып. Идарәче элитага төп кандидатны яклап милли республикалар сайлауларда биргән 90 процент булса ни дә, булмаса ни. Россия халкыны 80 проценты барыбер руслар. Ә титул мил­ләттәге менталитет шундый, рус булмаганнарны стройга тезү төп халыкның күңеленә хуш килеп тора. Өстәмә тавышлар гарантияли. “Яшник”кә баккан халыкка ипи бирмәсәң бирмә, бары чираттагы геосәяси яки шовинистик кампанияне генә башлап җибәр. Татарстанны тоташ руслаштыру да аларга мәгълүм ярымутрауны Россиягә кушу белән бер. Гәрчә без күптән Россиядә яшәсәк тә.

“Яшник” аша салынган кәефләр мәңгелек түгел. Байлык та бар айлык. Гаделсезлек, матди һәм социаль тигезсезлек, ушкуйниклык сәбәпле дөньяга чыгачак исемнәр, экспроприация, фаш итүләр Россиянең башка рельсларга күчүендә исәп ноктасы да була ала бит.

Наил ШӘРИФУЛЛИН.

“Ватаным Татарстан” (№ 171, 18.11.2017).

Просмотров: 802

Комментирование запрещено