Ничек инде мактамыйсың уңган булган бу кызны?!

17 080

Гөльйөзем Булат кызы Яруллина.

Дөрестән дә бу шулай бит. Аны мактамый мөмкин түгел. Әле әзрәк көенеп тә куйдык, бу язмабыз белән сузыбрак килдек шикелле. Әмма кешене мактау беркайчан да соң түгеллеген истә тотып, бу рәхмәт хатын язарга булдык әле.

Гөльйөзем Булат кызы Яруллина атаклы Гали авылындагы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә, тупырдап торган сылу кыз була. Ул авылда бик уңган, тырыш халык яши. Ул балачактан хезмәт сөеп, аның кадерен белеп, уңган кыз булып үсә. Моннан күп еллар элек, ап-ак карлы-буранлы кыш аенда Иске Ярмәк авылындагы бик үрнәк гаиләгә — Сания һәм Ризван Яруллиннар йортына килен булып төшә. Күп тә үтми уңган килен шәфкатьлелек йортына эшкә урнаша, әбиләр карарга, шуннан бирле тырышып хезмәт итә. Ул чаклардан бирле күпме сулар аккан, күпме ак карлы кышлар, умырзаялы язлар, чәчкәле җәйләр, алтын көзләр килгән.

Менә инде ул 21 ел безне, олыларны, шатландырып-куандырып эшләп йөри, социаль хезмәт күрсәтә. Оешманың исемнәре алышынып бетте, ә Гөлйөзем һаман көләч йөзле, шәфкатьле, уңган кыз булып кала бирә. Ул йортларыбызга балкып килеп керә, аның йөзеннән ниндидер бер сихри нур сибелә, безнең йөрәкләргә шифа булып ята.

Ул әле бик бәхетле әни дә. Тормыш иптәше Рузил белән тату гына яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Айнур армия сафларында хезмәт итә, илебезнең иминлеген саклый. Кызлары Ләйсән бик тырышып мәктәптә укый, спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Кечкенә кызлары Гөлназ матур гына үсеп килә, балалар бакчасына йөри. Алар әле әбиләре Розаны да үзләренә алып, бик яхшы тәрбия кылып, соңгы юлга да озаттылар.

Безне, тугыз әбине, карый, өендә дә өлгерә. Олы яшьтәге кешеләр төрле холыкка ия, төрлечә яши, көн күрә. Ул барыбыз белән дә уртак тел таба белә, кушкан эшләребезне җиренә җиткереп башкара, безне сөендереп эшли.

Алтын көз хөкем сөргән ноябрь аенда юбилее дә әле аның. Кызыбыз, без сине күркәм бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Таза сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар куанычы, кояштай озын гомер телибез. Сиңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне шатландырып, куандырып эшләп, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Ничек инде мактамыйсың
Уңган булган бу кызны?!
Тырышып эшләү ягыннан
Тора бит ул ун кызны!
Барыбыз бергә җыелып
Телибез изге теләк.
Безнең шушы рәхмәт хаты
Булсын сиңа зур бүләк.

Сине яратып, ихтирам итеп әбиләрең Мөнәвәрә, Фатыйма, Флюра, Рәшидә, Гөлфирә, Сания, Гөлсем, Суфия.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1071

Комментирование запрещено