«Татарча диктант-2017» напишут около трех тысяч человек / Тәбрис Яруллин: “Татарча диктант»ны 10 илдә һәм 20 төбәктә язачаклар

115Организаторы акции «Татарча диктант» ожидают, что в этом году в мероприятии примут участие около трех тысяч человек. Об этом сообщил председатель всемирного форума татарской молодежи, заместитель руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Табрис Яруллин.

О подробностях мероприятия сегодня рассказали в ИА «Татар-информ». «Татарча диктант» 25 ноября пройдет в 10 странах мира и более 20 регионах России. Участники образовательной акции напишут отрывок из повести татарского писателя Аяза Гилязова «В пятницу вечером».

Табрис Яруллин сообщил, что «Татарча диктант» в этом году пройдет в 10 странах мира и более 20 регионах России. Среди участников – Казахстан, Кыргызстан, Германия, Арабские Эмираты, Украина, Чехия, Азербайджан, США. «Желающих принять участие становится больше с каждым днем. Буквально вчера к акции присоединились Канада, Шыгырдан и наш татарстанский район – Буинск», – сказал Яруллин.

Директор Высшей школы татаристики и тюркологии им.Габдуллы Тукая КФУ Альфия Юсупова сообщила, что диктант по татарскому языку будут проверять профессора и доктора филологических наук. Итоги акции обещали подвести в течение месяца. Результаты диктанта будут представлены на сайте.

В дальнейшем планируется провести работу над ошибками. Тех, кто написал диктант на хорошую оценку, наградят специальными сертификатами. Все, кто написал диктант, получат сертификаты участников. Организаторы мероприятия обещали подумать и над поощрительными призами для тех, кто лучше всех справился с заданием.

Планируется, что по итогам акции этого года будет подготовлена справка с ошибками, которые чаще всего допускали участники.

Образовательная акция «Татарча диктант» призвана привлечь внимание к вопросам грамотности и развить культуру грамотного письма на татарском языке. Впервые она прошла в прошлом году. Тогда в акции приняли участие более тысячи человек.

115В этом году организаторы образовательной акции подготовили для участников 5 тыс. бланков. «Это с запасом», – сказал Яруллин.

«Татар-информ».

* * *

Бүген «Татар-информ» матбугат үзәгендә «Татарча диктант» акциясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, Казан дәүләт медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы мөгаллиме Ләйсән Йосыпова һәм каләм әһелләре катнашты. “Татарча диктант”ны 25 ноябрь көнне 10:00 дә башлана.

“25 ноябрь көнне ике зур чара уза: “Татарча диктант” һәм “Акыл фабрикасы”. Аларның икесе дә бик мөһим, шуңа аларны махсус бер көндә оештырабыз. Татарча диктант ул киң яктыртыла торган чара. Акыл фабрикасында да безнең бик мөһим мәсьәлә каралачак. “Татарча диктант”ка бирелгән барлык игътибар “Акыл фабрикасы”на да бирелсен иде, — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Чараны былтыр 10 шәһәрдә оештырган идек. Безнең быел шәһәрләр саны күбәйде. “Татарча диктант”ка 20 ләп төбәк язылды. Быел илләр дә актив катнаша. Аз гына аудитория булса да, алар җыелып, татар теленә багышланган чара уздырырга форсат ала. Гадәттә “экзотик” илләр белән зур чаралар оештырмыйбыз, әмма безгә Гарәп Әмирлекләре, Америка Кушма Штатлары, Германия кушылды. Бу чир кебек тиз тарала торган акция булып чыкты. Кичә генә акциягә Канада кушылды. Чувашиянең Шыгырданыннан да 300 ләп кеше һәм Татарстанның Буа районы теләк белдерде. Алдан ук зурдан кубып ясаганны яратмыйбыз. Без башта оештыру моментларын карыйбыз. Алла бирса, икенче елга Татарстанның барлык районнары һәм Россиянең 30-50 төбәген алып, илләрне күбәйтеп язарбыз”, — ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Конференция вакытында Skype программасы аша элемтәгә Германиядән Гөлназ Вәлиева чыкты. “Татарча диктант” Германиянең Лейпциг шәһәрендә узачак. Гөлназ бу чарага Европаның төрле шәһәрләреннән татарлар киләчәген әйтте.

“Татарча диктант»ны беренче тапкыр Казан дәүләт медицина университеты “Тотальный диктант”ның татарча варианты буларак оештыра.

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен, татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек язачак. Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Казанда “Татарча диктант” узачак урыннар:
1. Штаб креатив индустрия резиденциясе (Татарстан ур. 20);
2. КФУның, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур. 2, 3 этаж, актлар залы);
3. КДМУның беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49);
4. Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103)
5. Казан дәүләт энергетика университеты (Красносельская ур. 51)

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, “Татарча диктант” 25 ноябрьдә 10:00 да башланачак. “Акыл фабрикасы” 12:30 сәгатьтә “Штаб” креатив индустрия резиденциясендә үткәреләчәк. Бу чарада барлыгы 100 кеше катнаша ала.

«Татар-информ».


КОНТЕКСТ:

Самара присоединится к образовательной акции «Татарча диктант»

Просмотров: 842

Комментирование запрещено